Мәктәпсез авылга «әҗәл чире» керә

Сер түгел, җөмһүриятебез җирлегендә авылларыбыз саны азайганнан азая. 2010нчы елда 3073 булса, 2022нче елны 3041гә калган. Шулардан 49ы кешесез дә икән әле. Туган ягым Буа районына килсәк, шушы 10 елда авылларыбыз 98дән 85кә калган. Димәк, һәр елны, ким дигәндә, районыбызда бер авыл җан тәслим кыла икән. Сәбәбе дә аңлашыла кебек. Яшьләр китә, калган картларның оныкларын шәһәр «мамаша»лары да «маша»лары тәрбияли. Түрәләрбез дә экраннан шулайрак әйтә сыман. Хикмәт «атта» гына түгел, «дилбегә»дә дә түгел микән?

Быелгы гыйнвар аеның 19ында Буа районы Иске Тинчәле авылында узган җыенда район хакимияте башлыгы авыл мәктәбен ябачакларын, укучыларны Яңа Тинчәле авылы мәктәбенә йөртәчәкләрен хәбәр иткән. Җыенда катнашучылар риза булмаганлыктан булса кирәк, кем риза, кем каршы, кем битараф рәвешендә документ кабул итеп тормаганнар. Риза булмауларының сәбәбе көн кебек ачык. Беренчедән, авылны мәктәпсез калдыру авылның үзен юк итүгә тиң. Мәктәпсез калып тернәкләнә алган авыл районда гына түгел, Татарстанда да, Русиянең үзендә дә юк. Яңа Тинчәле авылын да кырыйдан җыйган 22 бала хисабына коткарырга тырышу хөрмәтле рус халкында «тришкин кафтан» дип атала. Ягъни, итәк ертып җиң ямау ул. Икенчедән, Яңа Тинчәледә генә түгел, Иске Тинчәледә дә һәр ата-анага үз баласы кадерле. 22 баланы 17 балалы Яңа Тинчәле мәктәбенә илткәнче, 17 баланың 22 балалы мәктәптә укуы мантыйкка ныграк та туры килер иде. Чөнки Иске Тинчәле мәктәбе укытучылары гарип өч баланы өйләренә барып укыталар икән әле. Мәктәпне ябып, бу балаларга, ата-аналарына нинди мәшәкатьләр тудырганыгызны аңлыйсызмы икән, хөрмәтле вә гыйззәтле түрәләребез?

Җыенны оештыручы район хакимиятенә дә авыл, мәктәп, балалар мәсьәләсе, әлбәттә, мәгълүм. Үзе дә «вертикаль» кешесе буларак, «Казанский» әмер булмаса, үз белдеге белән тамырына балта чабуга тиң гамәл – авылны мәктәпсез калдыру юлына басмас иде, минемчә.

Җөмһүриятебез хакимиятенә килсәк, авылның, халыкның, милләтнең яшәешен, киләчәген дәүләт дәрәҗәсендә көйләү үрнәкләре күз алдыбызда ич. Әйтик, АО «Сычуан инвест» атамалы Кытай ширкәтенең якынча 50-60 мең баш сыер комплексын Татарстанда төзегәне рәсми рәвештә ТНВ каналында хәбәр ителде. Һәр көнне 500 тонна сөт җитештереләчәк тә, махсус поезд 1 миллиард 450 миллионлы Кытай халкының 70 процент тирәсе халкын сөт белән тәэмин итәчәк икән. Күпмедер кешесен Татарстанда да эшле итәчәк. Һич булмаса, әйтсәм әйтим инде, түрәләребез мәктәпсез калдырган укытучыларыбыздан бук түктерәчәк.

Әгәр дә хакимиятебез АО ««Сычуан килгәнче, АО «Татарстан инвест» оештырып, Кытайның 1 миллиард халкын гына булса да сөт, ит белән тәэмин итәргә үзе алынган булса, күпме кеше эшле, гаиләле, мәктәпләр балалы булган булыр иде.

Соңгысы. Авылдан хәбәр: ата-аналар балаларын үз мәктәпләреннән аерып, Яңа Тинчәле авылына йөртмәячәкләр дә, җибәрмәячәкләр дә.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии