«Мин Җәмилә түгел, Женечка»ларга бер сорау

Дәүләт теле булуга карамастан, татар теленә карата түрәләребез битарафлык күрсәтә. Татар телен дәүләт телен итәр өчен түрәләребезнең тырышлыгы җитеп бетмәде. Һаман да Мәскәүгә ярарга тырышу дәвам итә. Минтимер Шәймиев безне толерантлыкка өндәде. Ни өчен шулай түбәнсенәбез? Зур белем ияләре, ачышлар ясаучы галимнәр, яхшы дипломатларыбыз белән горурланасы урында, бөтенесенә риза булып торабыз. Нинди генә авырлыклар килсә дә, татарларыбыз: Советлар союзы геройларыбыз 200дән артык. Ни өчен гасырларда чыдамлылык үрнәге булган минем халкым – татарларым үз теленә үзе хуҗа була алмый. Ни өчен?!

Урыс милләтеннән булган кешеләрнең татарларга карата хөрмәтен раслаган ике мисал китерәм.

Казан дәүләт педагогика институтына мин, авылдан беркая чыкмаган татар баласы, имтиханга бардым. Урыс телен безгә бик яхшы укыттылар, урыннары оҗмахта булсын укытучыларыбызның. Ләкин экономик географиядән имтихан биргәндә карагачның урысча әйтелешен белмим генә бит! Укытучыбыз, И. Горохов, сыйфатларын урысча сөйләргә кушты. Рәхмәт укытучыма, молодец, диде. Яхшы билге куйды. Бу билгем укырга керү өчен мөмкинлек бирде. Без – сугыш чоры балалары, укытучыга хөрмәтебез зур иде.

Икенче очрак. Ленинград блокадасыннан эвакуацияләнеп кайтып, Ютазыда яшәүче Зоя әби, татарларым, дип кенә сөйләшә иде. «Сыендырдылар, ашаттылар, эчерттеләр, кайгыртып яшәделәр», – ди. Пенсиядә булса да, Ютазы кибетләрендә төнге каравылда торды. Акыллы әби каракка кибеткә керергә ирек бирә, күзәтә дә аннары өстеннән бикләп куя. Без татарларга бик рәхмәтле иде ул. Татар әбиләре белән дус булып гомер итте, үзе дә бик кешелекле булды.

Әнә шундый олы йөрәкле татарларым ни өчен соң үз туган телләрен – Ана телләрен зурламый? «Мин Җәмилә түгел, Женечка»ларга бу сорау.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии