Гади кеше ни уйлый?

Гади кеше ни уйлый?

Кайбер газета битләрендә сирәк булса да җитәкчеләр, политологлар һәм фән әһелләре белән үткәрелгән әңгәмәләр чыккалап тора. Язучылар да читтә калмый. Ә менә гади кешенең фикерен белергә теләүче журналистлар никтер күренми. Әнә шул бушлыкны тутыру максатыннан, күпчелек гомерен трактор һәм машина руле артында үткәргән, соңрак кына җитәкчелек юнәлеше алган Галимҗанов Камил абыйдан интервью алдым. Пенсионер аксакал нинди уй-фикерләр белән яши икән бу болгавыр заманда, дип кызыксындым.

– Камил абый кәефләрең ничек?

– Пенсиям җитәрлек, өем җылы, балаларым килеп хәлемне белеп, ярдәм итеп тора. Сәламәтлек какшау, биш ел элек хәләлем Венераның бакыйлыкка күчеп ялгыз калдыруы гына бәгырьне сызлата. Зарланып әйтү түгел, бу табигый нәрсәләр, бигрәк тә тугызынчы дистәсен ваклаганнар өчен.

– Син безнең «Өлкәннәр клубының» актив әгъзасы, стандарт булмаган карашларың белән еш шаккатырасың. Нигә киләсең анда?

– Кешегә аралашу кирәк, замандашлар белән һәр атна саен очрашып фикер алышу, яңалыклар ишетү ихтыяҗы бар миндә. Фикер каршылыклары булганда бәхәсләшеп алу да файдага. Шөкер, үткән елларым битарафлыкта узмады. Искә алып сөйләрдәй, хәтергә сеңеп калганнарым шактый.

– Бүгенге вәзгыятькә тукталып сорыйм әле, аксакалны ниләр борчый икән?

– Әле генә, авыл җыеннары үтте. Җирле үзидарә рәисләре ел эчендә башкарылган эшләре, килеп туган проблемалар буенча хисап тоттылар. Шулардан иң эчне пошыра торганнары – гаиләләр таркалу, балалар аз туу, үлемнең артуы, буйдаклык.

– Сәбәпләре ни дип уйлыйсың?

– Саба урамына чыгып йөрсәң, искитмәле, берсеннән берсе матур, җитешле йортлар, һәр капка төбендә ялт иткән машиналар. Бер караганда, ни җитми бу халыкка дим дә, җавап эзли башлыйм. Башкалар да эзли торгандыр, әлбәттә.

Минемчә, яшьләр әнә шул муллыкка омтылыш белән үзләрен тупикка алып керәләр кебек. Күбесе башта югары белем алырга, аннары кредитка машина алып, ипотека аша чамасыз зур йорт җиткерергә тырыша. Нәтиҗәдә гаилә кору соңара, корсалар, тизрәк ата-анадан аерылып, ирекле тормышка ашкыналар. Бала тудырып үстерү арткы планга күчә бара. Әби-бабайлар да хәзер иркен яшәүне ярата. Барысы да бала карарга атлыгып тормый.

– Хөкүмәт балалар турында кайгырта бит. Ана капиталы, субсидияләр дисеңме... Боларның файдасы юкмыни соң, Камил абый?

– Файдасы бар барын. Тик яшьләр бик яхшы белә хәзерге баланың бик расхудлы икәнен. Аларны башкалар белән ярыша -ярыша матур итеп киендерәсе, бакчага, мәктәпкә машина белән алып барасы, алып кайтасы бар. Сәнгать мәктәбенә йөртү дә фарыз эш булып санала. Мәктәпне бетерүгә югары уку йортына кертү күпләр өчен зур чыгымнар сорый. Укып бетерсә, эшкә урнаштырырга, булмаса, машина алып бирәсе бар, фатирлы итәсе дә килә ата-ананың. Зур чыгымнар тотып, туйлар уздыра...

– Син боларны Байлар Сабасын күздә тотып сөйлисең, ә авылларда ничек?

– Авылларда бигрәк тә катастрофик хәл. «Саба таңнары» газетасындагы саннарны күрсәң, чәчең үрә торырлык. Шекше авыл җирлегендә узган ел 7 бала туган, 16 кеше вафат булган. Ике гаилә тормыш корган, икесе аерылышкан. Шыңар җирлегендә 5 бала туган, 25 кеше үлгән. Тимершыкта 15 бала туган, 27 кеше бакыйлыкка күчкән. Ә бит бу җирлекләрдә гаярь, эшкә талымсыз, тырыш халык яши.

– Татар халкының 600 меңгә кимүенә, телебез җуела баруга карата ни әйтерсең?

– Ни әйтим, коточкыч хәл бу. 2010нчы елда 200 мең чамалы кимегән идек. Монысында әнә ничек. Түрәләр кыбырсынып акланып маташалар әлегә. Тиз онытырлар. Әле генә Мәдәният йортында җыен булды. Анда мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, спорт оешмалар хисап тотты. Бюджет ничек күтәрә ала икән бу кадәр чыгымнарны, дип шаккатып утырдым. Тик татарча укыту, телебезне саклау өчен борчылу, әдәбият түгәрәкләре булмавы гына кәефне төшерде. Ә бит укытучылардан һәм тәрбиячеләрдән бик күп нәрсә тора милләтебезне саклау юнәлешендә.

– Югарыдан карап борчылу бу проблеманы хәл итәрме?

– Авыллардан, районнардан башлап сәбәпләрен өйрәнеп, халыкның үзен җәлеп итмәсәләр, әле әйтелгән проблемалар уңай хәл ителмәс. Бу татар тормышын фаҗигагә алып бара торган тирән кризис халәте. Әгәр район хакимияте, фасон өчен генә оешкан җәмәгать оешмаларын йокыларыннан уятып, актив кешеләргә таянмаса, таркалу дәвам итәчәк.

– Камил абый демографик хәлгә яңадан кайтыйк әле. Буйдаклыкны ачыклыйк. Мәсәлән, Югары Симет җирлегендә өйләнмәгән 24 егет бар дип язганнар.

– Ә минем Тимершык җирлегендә андыйлар тагын да күбрәк дип ишеткәнем бар. Минемчә, эш булмау сәбәпле кызларның читкә китүе, ялгызларны очраштыру чаралары оештырылмау, кызларның егетләргә күтәрә алмастай таләпләр куюы, ир затларының читкә йөреп эшләүләре сәбәптер... Аларның комфортлы эгоистик тормыш рәвеше сайлавы да мәгълүм факт. Үзләренең физиологик хаҗәтләрен үтәүдә җиңел юл табуы һәм аракыны дус итүләре дә буйдаклыкка китерә.

– Читкә йөреп яки вахта юлы белән эшләү балалар тууга һәм гаилә таркалуга да сәбәпче диючеләр бар.

– Килешәм, ай буена, хәтта җәй буена кайтмыйча эшләүчеләр барын беләм. Мондый хәл ир белән хатын арасын суыта, шик тудыра. Күп гаиләләрне акча муллыгы гына саклап тора алмый. Аннары шуны әйтергә онытканмын: Явлаштау җирлегеннән 25 кеше яшәү өчен башка төбәкләргә күчеп киткән, ә Иштуганнан 22 кеше. Болар бит барысы да яшьләрдер, шәт. Шунысы да бар, пенсионерларның шәһәрдән туган авылларына кайтып урнашуы күзәтелә. Димәк, авыллар картая бара. Шуңа да өйләнешү дә, балалар туу да аз, ә үлем күп.

– Татарстанны Президент исемсез калдырды Мәскәү. Бу хәл сине борчыймы?

– Ничек кенә әле! Русияне көчәйтү өчен тырышкан Республика халкын кимсетү бу. Шуның өстенә, күп хокуклардан мәхрүм калды җитәкчеләребез. Юк, аңламыйм мин мондый сәясәтне.

– Телевизорда спортчылар флагсыз, гимнсыз Олимпия уеннарына, башка чараларга барсынмы дип бәхәс бара. Син –спорт фанаты, бу хакта ни уйлыйсың?

– Барсыннар, әлбәттә. Аларның ни гаебе бар? Патриотизм ул флаг күтәреп йөрү генә түгел.

– Телевизордан инде күптән авыру балаларга операция ясау өчен акча җыю рекламалана. Бу хакта ни уйлыйсың?

– Төрлечә. Бер яктан халыкны яхшылыкка тәрбияли кебек. Икенче яктан бала табуга тискәре йогынты ясыйдыр ул, яшьләрне куркытып. Хәтерем ялгышмаса, шундый балаларга ярдәм фонды булдыру өчен, кереме 5 миллионнан артканнарга 15 процент НДФЛ налогы салына. Җитми микәнни? Бик нечкә, уйландыра торган тема бу. Бәлки шушы проблеманы да күздә тотып, кайбер алдынгы, табигый ресурслары күп булган илләрдә балалар тууга аларга акча кенәгәсе ачыладыр? Хәтта Казахстан шундый юнәлеш алган дип ишеттем. Ә Русиядә?

– Халык кредит колына әйләнде, диючеләр күп. Кредит аркасында гына мул яшәгән кебек, диләр. Бу дөресме?

– Барлык алга киткән илләрдә дә шулай диләр. Тик проценты гына бик аз икән. Кызык инде уйлап карасаң. Акчасы күп байлар шуны банкка салып акча эшли, ә шуны банктан югары процентка алган мескен тыштан ялтырап, эчтән калтырап яши. Ислам дине моңа каршы, югыйсә. Инфляция котырынып китсә, бәлки, бурычлардан арынырбыз, дип хыялланучылар булса, бер дә гаҗәп түгел.

– Көнбатыш илләре Русиягә карата күп санкцияләр куллана. Үз тормышыңда сизеләме?

– Кибеттә бәяләр арта, инфляция нәтиҗәсендә пенсиям очсызлана, тормыш авырлаша. Үзем өчен түгел, яшьләр өчен борчылам. Алар киләчәккә өмет белән яшәсә генә илдә балалар туу арта.

– Ахыргы соравым: кеше гомере буена эшләп тәҗрибә туплый, даими укып белемен арттыра. Көне килеп җитүгә капылт кына пенсиягә чыга да, дәүләт өчен йөккә әверелеп, кирәксезгә чыга. Моңа ничек карыйсың?

– Дөрес, шактый пенсионерлар эшләвен дәвам итә. Күпчелеге акча җитмәгәннән. Дәүләтнең белем һәм тәҗрибә туплаган шәхестән файдалана белмәве шаккаттыра мине. Индивидуаль милек дип атыйлармы әле. Бу бит дәүләтнең дә байлыгы. Араларында фикере кайнап торган, халыкка файда китерү турында хыялланып яши торганнары күпме? Эштә генә димәгән, файдаланыгыз аларны җәмәгать эшләрендә, дип кычкырасы килә. Әгәр авыл җирлекләрендә һәм мәхәлләләрдә дин әһелләре белән бергә кулга кул тотышып җәмәгать оешмалары эшләп торса, югарыда аталган проблемаларның яртысы уңай хәл ителер иде.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии