- 02.07.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №6 (июнь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнчыгышында, хәзер мишәр-татарлар тупланып көн күргән җирләрдә, элек тә аларның борынгы бабалары яшәгән. Мең еллык бу борынгы тарихның башында бортас-мишәрләр торса, аннан соң Алтын Урда һәм Казан ханлыклары бу җирләрнең төп хуҗасы булган. Болар хакында, архив документларыннан тыш, Түбән Новгород өлкәсендә таралып яткан җир-су атамалары, татар топонимикасы да сөйләп тора, алар, шулай ук, Болдино районында да шактый сакланган. Болдино атамасы үзе үк татардан калган, бу хакта интернет басмаларда ачыктан-ачык язалар, чөнки бу җирләрдә, русларга кадәр, татарлар һәм мукшы-эрзялар яшәгән.
«Первые жители стали обустраиваться в Болдино в первой половине XVI века среди лиственных лесов по соседству с мордовскими и татарскими поселениями. Изначальное название селища – Ель Болдино, – вероятно, татарского происхождения. Впоследствии официальное название в результате сокращения стало Еболдино». (https://nnovgorod800.russkiymir.ru/bboldino3)
Әйе, Болдиноның чын исеме Еболдино (Елболдино) булган, татар морзасы Ябалданың (Ямбалда) исеме белән, авыл шулай дип аталган.
«Существует несколько версий происхождения современного названия села. Одна из версий приписывает названию татарское происхождение – Ель Болдино. Впоследствии в документах это название стало употребляться в сокращенном написании: Еболдино [1]». (https://ru.m.wikipedia.org/wiki/ Болдино)
Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, базарлы бу зур авыл, Пушкиннарның нәсел утары, 1612нче елга кадәр Елболдино дип, ә 1619нчы елдан соң Болдино дип атала башлаган. Язуларынча, Болдино авылы Азан һәм Җимәли (Ямали) елгалары буена урнашкан булган. «В областном архиве хранится рукописная выписка из писцовой книги 1621-1623 годов Арзамасского уезда, среди селений которого значится и Большое Болдино: Село Болдино на речке на Азанке что была деревня Забортники <...> «. (Күрсәтелгән хезмәт.)
Елга Азан исемен йөрткәч, монда заманында мөселман-татарлар яшәгәнлеге көн кебек ачык бит инде! Пушкинның крепостной крестьяннары яшәгән күрше Кистенево авылы да башта Тимәш дип аталган булган, бу да татар атамасы. Болдинодан ерак түгел Адашево авылы булган, хәзер анда кеше яшәми. Язуларынча, бу авыл да төрки-татар атамалы: «Согласно Д.В. Цыганкину, топоним Адашево происходит от имени тюркского происхождения Адаш (Адаж), возникшего от апеллятива адаш — «тёзка». (https://vk.com/wall528379021_562).
Күргәнебезчә, Азан һәм Җимәли (Ямали) елгалары буена урнашкан Болдино-Ябалда, аның янындагы Тимәш-Кистенево тулысынча татар атамаларын йөртә.
Болдинодагы Азан елгасының атамасы һәм бу җирләрнең татарларныкы икәнлеге 1623-1626нчы елгы «Писцовая Книга»ларда да күрсәтелгән:
«№ 11. За Емяшем мурзою Болеевы[м] сыном Салтагозина в поместье жеребей в деревне Мангушеве. (…) Да за ними же поместье пустошь, что была Чептогозина на речке на Азани, пашни перелогом сорок четвертей да диково поля шездесят четвертей…» (Мордовский фронтир в зеркале приказной статистики (первая четверть XVII века). – Саранск, 2017, стр. 32.)
Ягъни, бу документтан күренгәнчә, әле 17 гасыр башында ук хәзерге Болдино җирләре Солтанхуҗа-Солтангази (Салтагази) улы Ямаш (Емяш) морза Вәли (Боли) кулында булган. Болдино атамасының килеп чыгышында шушы «Емяш Боли» – Еболдино да сәбәпче булырга бик мөмкин. Җирле тарихчыларның язуынча, 18 гасыр башында бу төбәктә 15 мең йомышлы татар яшәгән, шулар арасында 14 морза нәселе дә булган, Салтагозиннар (Солтанхуҗиннар) шулар арасында иң борынгылардан санала. Аларның килеп чыгышын хәтта 1552нче елның августында Иван Грозный яндырган Морзалар татар авылы белән дә бәйлиләр. Менә шушы татар морзалары Салтангозин һәм Мангушевларның Алатыр өязендә, шул исәптән, Болдинода да бик зур җир биләмәләре була. Төрле сәбәпләр аркасында, бу морзалар башта Иске Мәчәли авылына, аннан соң 1748нче елда Кызыл Ярга күчәләр, 1780нче елларда исә Болдино тирәсендә калган җирләрен шагыйрь Александр Пушкинның бабасына саталар.
«В 1780-х годах Салтагозины из Красного Яра и Старого Мочалея продали свою земли недалеко от Болдино, пустошь Чаптозогина в междуречье Жемалейки и Азанки, деду поэта Александра Сергеевича Пушкина.» (. История татарского княжеского рода Салтагозиных-Мангушевых. 3.08.24.)
Ягъни, әле 1585нче елда ук Болдино тирәсендәге җирләр Иван Грозный тарафыннан Пушкинның ерак бабасына бүләк итеп бирелгән була. Димәк, соңрак татар морзалары да бу төбәктәге үз җирләрен шушы нәселгә сатып китәләр. Безнең уебызча, татар морзалары бу җирләрдән чукынмас өчен китәләр, ә алар белән шул җирләргә килгән татарлар урыс арасында утырып кала, христиан диненә күчә һәм урыслаша…
Моңа дәлил итеп элеккеге карталарны карарга кирәк, алардан күренгәнчә, бу тирәдә татар атамалы авыллар шактый булган. 1792нче елгы картада бу төбәктә Кече (Яңа) Әхмәт, Кадыйр, Юсуп, Зур Әхмәт, Анәс, Адаш, Тимәш, Шагай, Сакма, Сарга, Нугай авыллары күрсәтелгән. Дөрес, ул вакытта ук инде алар «православ руслар» дип язылган, ягъни, авылларның исемнәре калган, ә татар үзе юкка чыккан. Шулай ук бүгенге көндә Большеболдино районына кергән Кудеярово, Иске Әхмәт, Михалко-Майдан, Адашово, Апраксино, Яз, Кистенево авылларының атамасы да татарныкы, әмма аларда урыслар яши.
Большеболдино районыннан краевед Анатолий Пыхонинның әйтүенчә, бу якларда элек руслар булмаган, алар, нигездә, Иван Грозныйга гына ияреп килгәннәр, аңа кадәр монда татарлар һәм мордвалар яшәгән. «Безнең төбәктән чыккан барлык дворяннарның да диярлек нәсел тамырлары татарларга барып тоташа», – диде ул. Әйе, бу, чыннан да, шулай – Ахматовлар, Беклимешевлар, Мамаевлар, Апраксиннар, Языковлар, Аникеевлар, Чебышевлар, Кочуби нәселе барысы да татарлардан чыккан, бу хакта район музеендагы экспонатлар үзләре үк сөйләп тора. Музейдагы мәгълүматтан күренгәнчә, Языковлар нәселе 1360нчы яки 1387нче елларда Алтын Урдадан чыккан, нәсел башында Янгули (Җангали) морза Язык торган. Аның улы Захарий Алексеевич, чукынганнан соң, Языков фамилиясе белән атала башлый. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, дворян Ахматовлар нәселеннән тарихчы Лев Гумилевның әнисе, шагыйрә Анна Ахматова чыккан. Дворян Беклимешевлар нәселеннән князь Дмитрий Пожарскийның әнисе Ефросинья Федоровна һәм генерал-фельдмаршал Михаил Кутузовның анасы Анна Илларионовна чыккан. Татар нәселеннән чыккан бу урыс дворяннарының барысы да диярлек төбәктәге урыслашкан крепостной татарлар белән идарә иткән.
Болдино районында бүгенге көндә татар авыллары юк, алар яки урыслашкан, яки моннан күчеп киткән. Шуңа күрә архивларда бу төбәк белән бәйле, татарларга кагылышлы документларны табу шактый авыр. Шунлыктан, 1936нчы елны Болдино районында мәчетләрне юк итү турындагы документ безне гаҗәпләндерде, хәзер Түбән Новгород дәүләт архивыннан ул эшне алдыру процессы бара. (Дело о ликвидации мечетей в деревнях Б. Болдинского района. 1936 г. ЦАНО, ф.2626, оп.1, д.3154, 3157, 3159.) Монда сүз чиркәүгә әйләндерелгән мәчет бинасы турында да барырга мөмкин.
Болдино районы турында сөйләгәндә, узган гасырларда аны тирә-күрше төбәкләр белән бергә карарга кирәк. Янәшәдәге Лукоян районында да бүгенге көндә татар авыллары юк, әмма архивларда бу татарларның Оренбург губерниясенә күчерелүләре турында документлар саклана. (Дело о переселении татар из Лукояновского уезда в Оренбургскую губернию. 1813–1814 гг. ф.2, оп.4, д.186 (оц), лл.1-67; Прошения татар о переселении из Лукояновского уезда в Оренбургскую губернию и переписка по ним. 1813–1814 гг. ф.2, оп.4, д.186.) Ягъни, 19 гасыр башында бу төбәктән татарларны башка урыннарга күчергәннәр, моның сәбәпләре дин тоту белән бәйле булырга мөмкин. Әйе, иманны сакларга теләгән татарлар Болдино тирәсеннән киткән, калганнары урыслашкан, моңа башка җавап юк. Бүгенге көндә Түбән Новгород дәүләт архивында татарлар белән бәйле 941 эш саклана, алар 17-20 гасырларга карый, шуларны өйрәнмичә торып, күп кенә сорауларга җавап табып булмаячак. Мондый күләмле, зур эшне аерым кешеләр генә башкарып чыга алмый, димәк, Казан институтлары, архивлары да бу эшкә алынырга тиеш.
Күргәнегезчә, җир-су атамалары, авыл, торак урыннарның исемнәре тарих белән бик нык бәйләнгән. Аларга аңлатма табар өчен, үз туган телеңне һәм башка җирле халыкларның да телен яхшы белергә кирәк. Кызганычка каршы, төбәк тарихын өйрәнүче яшь татар краеведлары барысы да диярлек рус телле, көчләп чукындырулар тарихын да аз беләләр. Югыйсә, Явыз Иванның Казанга соңгы явы шушы җирләр аша үткән бит, яндырып, канга батырып үткән... Татарлар ике якта да булган – Казан өстенә баручылар арасында да, аңа каршы торучылар арасында да... Ул тарих та бик аз өйрәнелгән. Бергәләп, шушыларны башкарып чыгарга насыйп итсен!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
Язучы, тарих фәннәре кандидаты,
Болдино
Комментарии