Үзебезне алдап яшәмик

Хәзер татар авылларында балалар урысча сөйләшеп уйный. Бу бит коточкыч фаҗига. Авыл милләтнең инкубаторы ул. Элек татарларга урыс телен җитәрлек укытмадылар. 10 класс бетереп тә урыс белән сөйләшә алмадылар. Авылда урысча укыта башлагач, ата-аналар сөенде. Әтиләр урысчаны армиядән өйрәнеп кайтты. Авыл хатыннары шәһәргә барсалар, урысча белмәүләренә кимсенеп кайталар иде. Кая керсәләр дә: «Говорите по-русски», – диләр. Шулай дип әйтүчеләрнең күбесе татар кызлары. 

Татар балаларын русча укыта башлау да депутатлар рөхсәте белән булгандыр инде. Татар теле, милләте сагында торучы галимнәр үз вакытында моңа юл куярга тиеш түгелләр иде. Алар эндәшмәде. Язучылар да уйлап та карамады. Ә бит тел аларның эш коралы. Урысча да яза беләбез, дигәннәрдер инде. Хәзрәтләрнең дә бик борчылганы күренми. Догалар татарча түгел, ә вәгазьне урысча да сөйли алабыз, диләр бугай.

Кайбер ата-ана, балам татарча өйрәнсен, дип, балаларын татар гимназияләрендә укыта. Атнага ике генә сәгать укып, ипи-тозлык та өйрәнә алмый ул. Анысын да бер генә сәгатькә калдырганнар ди түгелме соң? 

Һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы дип язылган законда. Законны бозган, аны үтәмәгән кешеләрне хөкем итәләр бит. 

Татарча белмәү катнаш никахларга китерә. Ә андый гаиләләрдә татар тумый инде. Әнә шулай урыска әйләнеп бетеп барабыз да. 

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Казан шәһәре

Комментарии