- 01.01.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023. №51 (27 декабрь)
- Рубрика: Милләт язмышы
Гәҗитнең актив хәбәрчесе, дустым Мәгъдәнур абый Гатауллинга ияреп, мәкаләмнең башын шулай атарга уйладым. Миңа да, дөнья күргән өлкән кеше буларак, хатирәләремне барларга җай чыкты. Яшермим, гел сәясәт һәм җәмгыять яшәеше темаларына язу шикләндерә: «капкынга» төшүем бар. Дума депутатлары берсеннән берсе хәтәр кануннарны, табадагы коймак кебек, пешереп кенә торалар. Тел төбемне, шәт, аңлагансыздыр.
Онытмаган булсагыз, узган ел Амур елгасы аша Благовещенск белән Кытайның Хэйхе шәһәрләрен тоташтырган автомобиль күпере ачылды. Аны инде күптән төзергә омтылдылар. Моның икътисади әһәмиятен язып тормыйм. Теләгән кешегә тормышыбызга революциягә тиң казаныш булып килеп кергән интернет яшәсен, анда барысы да язылган, күрсәтелгән.
Шушы Амур өлкәсе белән бәйле истәлекләремне укучыларга җиткерергә телим. Мин 1970нче елда Благовещенск шәһәрендә урнашкан бер дивизиянең «укреп районында» солдат хезмәте үттем. Шунда СССРның ул вакыттагы саклану министры Андрей Гречконы күреп, мәһабәт гәүдәсенә соклануым әле дә күңелне җылытып тора. Плацта стройда басып торган меңләгән хәрбиләр арасында аңа тиң булырлыгын абайламадым. Честь биргән уң кулының бер бармагы яртылаш булуы да хәтердә, ара ике-өч метр гына иде үтеп киткәндә.
Ул вакытта Амур елгасы буйлап Кытайның без киноларда гына күргән куласалы пароходы «Интернационал» гимнын уйнатып үтә иде. Елга ярын иероглифлар белән үзләренчә язылган кызыл плакатлар, Мао Цзэдунның зур портреты бизи. Шунда ук зуррак авыл чамалы Хэйхе дип аталган бистә дә күренеп тора. Ютубка кереп яңа төзелгән күперне, аннары биек небоскреблары белән балкып торган Хэйхене күреп, артыма егыла яздым. Халкы ике ярым тапкыр артып, саны буенча Благовещенск шәһәре белән тиңләшкән. Күршедәш ике өлкәнең икътисади күрсәткечләре дә кытайлылар файдасына күпкә үзгәргән.
Хезмәт иткәндә безнең як ярда һәм теге якта «секрет» дип аталган күзәтү нокталары урнашкан иде. Алар каршы якта нинди хәрәкәт, нинди машина һәм нәрсә төяп килгәнен теркәп бара. Мөгаен, бер ел элек кенә Даманский утравында һәм Семипалатинск өлкәсендәге чиктә булган хәрби бәрелешнең яңадан кабатлану ихтималы һәр ике якны куркыткандыр. Безнең якта Бөек Ватан сугышына кадәр үк японнардан саклану өчен корылган «укреп район»ның ныклыгы искитмәле. Шахмат тактасындагы кебек урнашкан ДОС (долговременное огневое соружение) һәм ДОТларның (долговременная огневая точка) күплеге күз алдында тора. Кыскасы, һөҗүм булганда иң беренче булып чик сакчылары, аннары «укреп район» хәрбиләре үз позицияләренә килеп сугыша башлаячак.
Безгә ул җәйне анда барып, яртылаш җирне казып эшләнгән блиндажларда яшәргә туры килде. Санитария кагыйдәләренең үтәлмәве, суга даими кытлык гел үзен сиздереп тора торгач солдатлар арасында дизентерия таралды. Мине дә, санинструктор булсам да, аямады бу чир. Госпитальдә дәваланып чыкмыйча булмады. Бер палатада дистәгә якын солдат яттык. Ашау әйбәт, даруларны өзлексез биреп торалар. Кайберәүләрнең терелеп бу «оҗмахтан» хәтта чыгасылары да килми. Биргән даруны йотмыйча, утын ягыла торган мич башына селтиләр. Кызыксынып, баскыч табып менеп карасам, кимендә ярты чиләк таблетка җыелган анда. Кызганыч, солдат көнлекче шул, алдагысын уйлап тормый. Аңа бу көннең имин һәм тук үтүе кадерле. Үзем ныклап дәваланган кебек булсам да, юан эчәкнең хроник ялкынсынуы бу көнгәчә озатып бара.
Командирларның ныклы кисәтүенә карамастан, аргы ярда утлы корал тотып дошман торуын белә торып, Амурда коена идек. Киңлеге ярты километр чамалы гына бит. Офицер күрмәгәндә кинәт кенә таллар арасыннан йөгереп чыгабыз да суга ташланабыз. Аннары тиз генә атылып чыгып, таллар арасына кереп югалабыз. Янда гына соя басуы. Рөхсәт булмаса да, учак ягып, калай өстендә соя кыздырып ашыйбыз.
Амур төбәгенең табигате бездәгегә караганда күпкә әйбәтрәк. Без, авыл малайлары, Благовещенск урамнарында билдән үскән үләнне күреп, мал асрарга шәп икән монда, дип сөйләшә идек. Тукай әйткәнчә, анда яңгыры да үз вакытында ява, артыннан кояшы да чыга. Парлы, яшелчә күкрәп үсә торган дымлы һава. Без солдатларны помидор җыярга алып барганнар иде. Кып-кызыл көшелләрне күреп исем китте. Очы күренмәгән, бездәгедәй бәрәңге басуына охшаган мәйдан, буразналарда тәмам пешеп өлгергән помидорлар. Шуларны җыябыз. Аннары сайлап тартмаларга тутыргач, машиналарга төяп җибәрәбез. Совхоз ашханәсе ашау ягын әйбәт кайгырта иде. Парлы һава тирләтү сәбәпле гимнастеркалар бик тиз эштән чыга анда. Ул елны көз бик матур килде. Гел шулайдырмы, белмим. Бер ай тирәсе гел кояшлы көннәр торды. Бездәге әбиләр чуагы ише генә түгел. Көннәр шактый салкынайтса да, Амурдан үзара тоташырга өлгермәгән боз кисәкләре ага, чалт аяз көннәр, кояш нурларын кызганмыйча сибә.
Илле ике елдан соң шул якларны, их тагын бер күреп кайтырга, дип кайчак хыялланып та утырам.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы
Комментарии