- 30.08.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №8 (август)
- Рубрика: Көн сулышы
Инде ун ел дәвамында Дәүләт Думасында гаиләдә көч куллану турында фикер алышалар, бу проблеманы хәл итәр өчен төрле закон проектлары кабул итәргә җыеналар, әмма алар кире кагылып килә. Илдә юридик яклау юк, әмма Казан хатын-кызлары ярдәмгә өмет итә ала. Бу хакта республикабыз башкаласында борчылучылар арта.
Гаиләдә көч куллану турындагы чираттагы закон проектын июнь ахырында ЛДПР депутатлары әзерләде. Гаиләдә көч куллануга билгеләмә бирү һәм аны физик, психологик, икътисади типларга бүлү күздә тотылды. Өстәвенә, закон буенча хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да яклауга мохтаҗ икән. Йорт тираниясе турындагы гаризалар хокук саклау органнары тарафыннан мәҗбүри тәртиптә кабул ителергә тиеш, хәтта корбанда көчләүнең тышкы билгеләре булмаган очракта да. Гариза кабул ителгәннән соң, корбанны изоляцияләү күздә тотыла. Закон проекты нигезендә, мөрәҗәгать итүче дә җаваплылыкка ия: әгәр аның тарафыннан яла ягыла икән, ул җинаять җаваплылыгына тартыла, бу бер миллион сумга кадәр штраф яки 240 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр белән яный.
Узган ел «Яңа кешеләр» партиясе дә гаиләдә көч кулланган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында закон проекты әзерләгән иде. Документ нигезендә, хокук саклау органнары тикшерү үткәрергә тиеш. Әмма болар гаиләдә көч куллану турындагы күп кенә башка закон проектлары кебек үк кире кагылды.
Дәүләт мондый карарны инде булган көч куллану турындагы Закон белән аңлата. Моны Казан шәһәре Думасы депутаты Алексей Серов та таный.
– Бездә көчләү, җәберләү турындагы законнар бар инде, шуңа күрә гаиләдә көч куллану турындагы законның ни дәрәҗәдә файдалы булачагы аңлашылмый, – дип билгели ул. Аның сүзләренчә, проблема бар һәм гамәлдәге закон тиешенчә эшләми.
Корбаннар гаепләүдән курыкмасын һәм көч куллану турында ачыктан-ачык сөйләсен өчен җәмгыятьне агарту мөһим, ди ул. Аның фикерен депутат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Раил Шәмсетдинов та хуплый. Ул корбаннарның да аңын үзгәртергә кирәк дип саный. Атап әйткәндә, балачактан ук егет белән кызда бер-берсенә хөрмәт тәрбияләргә кирәк.
– Ир хатынына кул күтәрсә, хатын моны кичерә. Аннары тагын да җитдирәк бер хәл була: ул аны этеп җибәрергә яки катырак сугарга мөмкин. Әгәр бу кабатлана икән, инвалид коляскасына кадәр барып җитү ихтимал. Моны гафу итәргә ярамый, – ди ул. – Без Урта гасырда яшәмибез. Хәзерге җәмгыятьтә көч кулланырга ярамый. Вакытында ук бу хакта сөйләргә һәм ниндидер чаралар күрергә кирәк.
Спикер проблеманы иң башта гаилә эчендә хәл итәргә һәм моның өчен туганнарны да җәлеп итәргә киңәш итә. Алга таба хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә була дип саный.
– Минемчә, корбанга психологик ярдәм һәм көч кулланучыга белгеч ярдәмен закон дәрәҗәсендә кертергә кирәк. Шулай ук, әгәр тиран гаиләсен газаплауны дәвам итсә, кылган эшләре өчен җәза катгыйланырга тиеш, – ди ул.
Алексей Серов исә проблеманы хәл итүнең башка ысулын тәкъдим итә: хокук органнарында бары тик өйдә көч куллану мәсьәләләре белән генә шөгыльләнүче аерым бүлекчәләр булдыру мөһим. Җәза чараларын үзгәртү дә нәтиҗә бирәчәк. 15 мең сум штраф кына җитми, чөнки гаепле кеше акчаны гаилә бюджетыннан алачак һәм алга таба да тиранлыгын дәвам итәчәк. Ул шулай ук көч куллану булган гаиләләргә психологик ярдәм кертергә тәкъдим итә.
Җәмәгатьчелек һәм депутатларның фикере бер үк түгел. Нәкъ менә шуның аркасында гаиләдә көч куллану турындагы канунны әлегә кадәр кабул итә алмый азапланалар.
Гаиләдә көч куллану корбаннары булган хатын-кызлар кая мөрәҗәгать итә ала соң? Татарстанда күп кенә кризис үзәкләре эшли, аларда хатын-кызларга төн кунарга яисә башка төрле ярдәм күрсәтергә мөмкиннәр. Биредә хатын-кызларга, аларның балаларына психологик ярдәм күрсәтелә, махсуслаштырылган Сәламәтлек саклау учреждениеләренә, стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә юллама алуда ярдәм итәләр, социаль-медицина мәсьәләләре буенча консультацияләр уздыралар.
Шундый үзәкләрнең берсе – «Умиление» үзәге. Ул Казанның Сафиуллин урамы, 7нче йорт адресы буенча урнашкан. Хәзер приютта дүрт хатын-кыз бар.
– Бездә хатын-кызга комплекслы ярдәм: яшәү, туклану, юридик, психологик һәм гуманитар ярдәм күрсәтелә. Болар барысы да бушлай. Нинди ярдәм кирәклеге беренче очрашуда ачыклана һәм килешү төзелә, – дип сөйләде «Умиление» үзәгенең психологик хезмәт координаторы Аида Фиогбе «Вечерняя Казань» газетасына.
Килешү бер айга төзелә. Әгәр проблема бер ай эчендә хәл ителмәсә, килешү озайтыла. Шул ук вакытта хатын-кызның (бала белән яки аннан башка) үзәктә була ала торган билгеле бер чикләнгән срогы юк.
– Хатын-кыз приюттан чыгарылгач, без ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез. Мәсәлән, аңа азык-төлек продуктларын җибәрәбез, – дип билгеләде Аида.
Җиде ел эшләү дәверендә приютка 160тан артык ана һәм 240 бала кабул ителгән. Яңа һөнәрләргә өйрәтүдә һәм эшкә урнашуда психологик һәм юридик ярдәм күрсәтелгән.
Горький урамындагы 7нче йортта «Ана йорты» дип исемләнгән кризис үзәге эшли, ул шулай ук балалы әниләр өчен сыену урыны булып тора.
Хатын-кызга ярдәм яки консультация генә кирәк булган очракта, ул «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәгенә яки «Добро Даром» фондына мөрәҗәгать итә ала.
– Хәзерге вакытта хатын-кызлар үзәкнең интернет-ресурсларыннан мәгълүмати ярдәм, шулай ук психологлар һәм юристлар үзәгенең интеллектуаль волонтерларыннан консультацияләр алырга мөмкин, – дип сөйләде «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге җитәкчесе Марина Галицкая.
«Добро Даром» фондына 8 937-009-09-60 номеры буенча шалтыратырга була.
БУ ТЕМАГА
Күптән түгел «Татар-информ» агентлыгы YouTube каналында «Хатын-кызларга кул күтәрергә ярыймы?» дигән темага видео чыгарган иде. Гаиләдә көч куллану темасына кагылышлы сорауларга Казанның «Ирек» мәчете имамы Тимур хәзрәт Камаев җавап бирде.
Язма башта «Татар-информ» сайтында һәм Youtube каналында бастырылды. Зур шау-шу аркасында әлеге видеоязманы башта бетерделәр, аннары яңадан торгыздылар, аннары яңадан бетерделәр. Тик хәзерге вакытта видеоинтервью башка ресурсларда бар.
Язмада Тимур хәзрәт Камаев ир-атларның үзләрен, мөселман нормалары нигезендә, хатын-кызлар белән ничек тотарга тиешлеге турында сөйли. Аның сүзләренчә, ир башта хатын-кызны «матур сүз» белән үгетләргә, аннары аның белән «йокы урынын» бүлешмәскә, ә аннары «кыйнарга» тиеш.
– Бу хатын-кызны «нәрсәнедер дөрес эшләмим ахры» дип уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Тик әгәр ул бөтенләй чикләрне уза икән, ирнең, аятьтә әйтелгәнчә, «суккалап» алырга хакы бар, – ди ул.
«Суккалау» белән «кыйнау» – икесе ике әйбер, дип искәртә хәзрәт. Һәм видеода ничек дөрес итеп суккаларга кирәген дә аңлата: «Мисвак таякчыклары (теш чистарта торган агач таякчык) бар, сак кына итеп шул таякчык белән сугып алырга кирәк. Кул тулысынча җилкәдән түгел, терсәктән генә эшләргә тиеш. Әз-әз генә сугарга», – ди ул.
Имам моның мәгънәсен – кешене имгәтү түгел, «тукта, дөрес эшләмисең, ирең канәгать түгел һәм хәл кул күтәрүгә кадәр барып җитте», дип аңлату ди.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә шулай ук роликның тулы версиясен карарга киңәш иттеләр.
– Анда кул күтәрүнең ярамавы, кыйнау һәм кемгә дә булса физик һәм әхлаки зыян салуның Исламда гөнаһ булуы искәртелә, – диелә идарә хәбәрендә.
Ә РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча советта (СПЧ) имамның сүзләрен тәнкыйтьләделәр. Совет әгъзасы Ева Меркачева фикеренчә, кайберәүләр мондый белдерүләрне хатыннарын кыйнарга рөхсәт ителә дип аңларга мөмкин. «Таяк белән сугарга ярагач, ник әле балта яки көрәк белән сукмаска? Аннан соң, көч кулланучыны хокук органнары тоткарласа, алар судта шушы цитатаны дәлил итеп китерә алачак», – дигән фикердә ул.
Бүген, ни кызганыч, гаиләдә хатыннарның яки балаларның кыерсытылып яшәве, өлкәннәрнең үз балаларыннан кыйналып көн күрүе, көчсезләрнең көчлеләр тарафыннан җәберләнүе турындагы җан-өшеткеч вакыйгаларны еш ишетергә туры килә. Закон тарафыннан яклау булмау йодрык белән уйнарга яратучылар санын арттыра гына. Бу хакта алдан уйлану, алдан чарасын күрү яхшы булыр иде дә бит...
Саннар зур, ләкин бу хакта дәшмиләр. Рәсми мәгълүматлар буенча, бигрәк тә үз-изоляция вакытында гаиләдә көч куллану очраклары 5-6 тапкырга арткан. Эшсез, акчасыз калган ир-атлар дөньяга булган үчләрен хатыннарыннан, балаларыннан алганмы? Хәер, йодрык уйнатырга яратучылар чебеннән дә фил ясый, булмаган сәбәпне дә бар итә. Шундый хәлләрне күреп үскән балалар да еш кына кырын юлга баса. Бәләкәйрәк чакта алар яшьтәшләрен кыерсытса, үсә төшкәч тагын да хәвефлерәк юлга басулары ихтимал. Шуңа белгечләр әйтүенчә, йортта көч куллану мәсьәләсен хәл итү өчен башта ук аңлату эшләре алып бару мөһим.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии