- 24.06.2022
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2022, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Көн сулышы
Бәйрәмнәрне ярата да инде безнең халык. Милли бәйрәмебез, Сабан туен гына алыйк. Атна ахыры, бердәнбер ял көне булса да, йокысын калдырып, арып-талып, алҗып Сабан туен күреп кайтырга ашыга ул. Хәер, сайлау мөмкинлеге дә зур аның: башкалабыз Сабантуйлары өч мәйданда үткәрелә. Болар – Тынычлык бистәсендә урнашкан Каенлык мәйданы, Аккош күле янындагы мәйдан һәм Дәрвишләр бистәсе мәйданы. Ял көне дип тормадык, без дә шул «бәйрәм яратучылар»га ияреп, Каенлыкны әйләнеп кайттык әле.
ҺӘР РАЙОН ТАНЫШТЫРА
Сабантуй – Сабантуй инде. Үзенең матур төсләре, милли көйләре, чабылган хуш исле печәне белән каршы ала. Анда барып җитәр өчен аерым җәмәгать транспортлары да билгеләгәннәр. Әмма бәйрәм мәйданы каенлыкның эчендә урнашу сәбәпле, анда кереп җитәр өчен ике чакрым юлны җәяү узарга кирәк. Халык монысын да үтте – бәйрәм бит!
Казан Сабантуйларын билгеләп үтү өчен дәүләт казнасыннан 38 миллион сум акча бүленеп бирелгән. Соңрак билгеле булганча, Казанда узган Сабантуй мәйданына 110 меңнән артык кеше килгән, шуның 30 меңгә якыны – кунаклар, чит төбәкләрдән, башка илләрдән. Һәр кешене аерым санаганнардырмы – монысы билгесез.
Каенлыктагы мәйдан эченә гадәттәгечә сумка-букчаларны тикшереп керттеләр. Исәпләүләр буенча, бу мәйданчыкка гына 49 мең кеше килгән икән. Шуны да әйтү кирәк – мәйданның берничә урынында кулга сиптерергә антисептиклар куелган. Республикада битлек режимы гамәлдән чыгарылса да, күнегелгән гадәт белән кулларын юып торучылар табылды. Көннең эссе булуына карамастан, берән-сәрән генә битлек кигәннәрне дә очратырга мөмкин иде.
Бәйрәм кунакларын гадәттәгечә республиканың төрле районнарыннан килгән утарлар каршы ала. Сабантуйның иң әһәмиятле, милли һәм мәгънәле өлеше – нәкъ шушында. Биредә Арча, Кукмара, Норлат, Зәй, Буа, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Лаеш районы ишегаллары тәкъдим ителә. Монда Татарстанның төрле территориясенә сибелеп урнашкан халыкның гореф-гадәтләре белән танышырга, бары тик шул якка гына хас булган үзенчәлекләрне барларга мөмкин. Бу чит ил кунаклары өчен генә түгел, казанлылар өчен дә файдалы, чөнки авылларга хас булган мәдәният, сөйләм культурасы белән нәкъ шушы ишегалларында танышырга мөмкин. Һәр район да шаккатырырга һәм шуның белән кунакларны җәлеп итәргә тырыша. Әнә Арчаның милли киемнәр кигән гүзәл кызлары бавырсак, чәк-чәк белән сыйлый, ә Кукмараның асыл егетләре халык өчен матур халык җырларын суза.
Балык Бистәсе районы балык белән дан тота. Шуңа да үз утарларында «әле генә кармактан төшкән» балыкларын тәкъдим итте: сазан, кәрәкә, чуртан, җәен сатып алырга мөмкин булды. Ә Яшел Үзән районы кунакларны салкын сулы фонтаннары белән генә түгел, үзенең күргәзмәсе белән дә җәлеп итте. Анда XVIII гасыр һәм 1945нче елгы самавырлар белән танышырга мөмкин иде.
Арча районы ишегалды кунакларны мичтә пешерелгән татар сыйлары белән үзенә дәште. Кукмара бөтен дөньяга танылган киез итекләрен тәкъдим итте: аларны 5-9 мең сумга сатып алырга мөмкин булды. Эссе җәй булуга карамастан, итек сатучы буш тормады. Чанаңны җәйдән әзерлә, дигән мәкальгә колак салалар булса кирәк.
Үз утарына иң күп кешене Менделеевск районы җыя алды. Капкадан керүчеләрне танылган химик Дмитрий Менделеев һәм атаклы завод эшчесе Петр Ушков каршы алды. Ишегалды буйлап экскурсияне дә алар оештырды. Моннан тыш, район мәйданчыгында авыл хуҗалыгы хайваннары, кош-кортлар: сарык, кәҗә, тавык һәм әтәчләр тәкъдим ителгән иде.
Башка район мәйданчыкларыннан аермалы буларак, Зәйнекенең уртасына көрәш келәме җәелде. Аның хикмәте бар икән. Зәйлеләр соңгы елларда Татарстанда көрәш буенча иң көчле командаларның берсе булып санала, шуңа да кунакларга татар көрәшен күрсәтү, аны пропагандалау максатын куйганнар.
Моңа кадәр Нурлат районы мәйданчыгында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев халык күңелен күрә иде. Быел ул булмады. Нәкъ менә аны күрергә, аның җырларын тыңларга килгәннәр, башка утарда чыгыш ясаучы үзешчән артистлар җырына кушылып җырларга мәҗбүр булды...
САБАНТУЙДАН – ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ
Сабантуй – гади бәйрәм генә түгел, ә халкыбызның үзенчәлеген, мәдәниятебезне күрсәтү мөмкинлеге дә. Милли киемнәр һәм җырлар белән каршы алган район утарларын урап, төп мәйданга агыла халык. Ә анда аларны «Россия – великая держава» дигән җыр сүзләре сәламли. Каенлыкта узган Сабан туенда Русиянең көчле ил булуын, аның һичшиксез чәчәк атачагына ышаныч белән сугарылган җырлар күп башкарылды. Сирәк кенә татар эстрада артистларының мәхәббәт һәм авыл турындагы җырлары да ишетелгәләде.
Иң кызыгы: Сабантуйның кече мәйданчыгында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алуның мобиль пункты урнаштырылган. Машина ишегенә зур хәрефләр белән: «Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлавың!» – дип язылган. Килгән киткәннәргә форма кигән абзыйлар акча мәсьәләсен, ул-бу хәл була калса, нинди субсидияләр түләнәчәге хакында сөйли. Русияне саклау – синең бурыч, дип тә өсти.
Сабан туеның төп күрке булган уеннар үткәрелми калмады. Исемлектә аркан белән тартышу, баганага менү, гер күтәрү, капчык сугышы, татарча көрәш, чүлмәк вату, капчык күтәреп йөгерү оештырылды. Теләге булган һәркем анда катнашып истәлекле бүләкләр алып калырга ашыкты.
– Татарстанда яшәгән кеше өчен Сабан туйларының күп булуы миллилеккә битарафлык уята кебек. Күпләр бу бәйрәмгә бүләк җыярга, йә артист чыгышын карарга дип килә. Ә менә чит төбәкләрдән килгән милләттәшләребез өчен бу – тансык. Аларга гореф-гадәт кирәк. Сабан туе күбрәк алар өчен йөз тотадыр дип уйлыйм, – дип уртаклашты Казанда яшәүче Чулпан Гарифуллина. – Ул, үткәрдекме үткәрдек дигән гади бер тамга өчен генә уза дип әйтмәс идем. Сабантуй – очрашу урыны, шуңа күрә халык аны үз итә, ярата, көтеп ала, Сабантуйдан Сабантуйга кадәр яши. Көрәше, ат чабышы кебек уеннары булганда кызык әле ул. Ә менә котсыз конкурслар өстәп, миллилекне югалтуыбызга ачуым килә. Әйтик, авыр капчык күтәреп йөгерүче хатын-кызлар, гер күтәрүче нәфис затлар. Милли дә, матур да түгел бит! Өстәвенә, куркыныч та. Чит илләрдән ниндидер конкурслар, җырларны алабыз, шуны мәйданга алып чыгабыз – менә анысы кирәкми. Бу инде яһүдләрнең бәйрәмендә татар биюен биегән, йә Пасхада «Туган тел»не җырлаган кебек. Сабантуй татарныкы бит! Шуны да өсти алам: мин Курган Сабан туенда булдым. Безнең автобус киткәндә, бер әбиең елый-елый рәхмәт укыды. «Мин инде карт, Татарстаннан татарлар – милләттәшләрем килүен күреп калуыма рәхмәтем чиксез. Сезгә Сабантуй күптер дә, безгә – бик тансык», – диде.
Быелгы Сабантуйның төп темасы – «аулак өй» дисәләр дә, аулак өй күренешен чагылдырган 5 минутлык театраль тамашадан кала, берни күрсәтелмәде, сөйләнелмәде. Аның каравы, илебезгә дан җырланды. Мәйданны бер әйләнеп, кайда нәрсә бар икәнен күзләгәч, күпләр өйләренә ашыкса, икенчеләре – Аккош күле һәм Дәрвишләр мәйданындагы бәйрәмгә кузгалды. Анда да шул ук Сабан туе, югыйсә. Анда да шул ук игенче хезмәте хөрмәтләнә, халкыбызның хезмәт сөючәнлегенә, бай мәдәниятына дан җырлана бит...
БУ КЫЗЫК!
Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сүзләренчә, бәйрәм кунаклары бер тоннага якын чәк-чәк, тонна ярым пылау, 650 килограмм шашлык ашаган, 23 меңгә якын туңдырма сатып алган һәм 300 литрдан артык чәй эчкән.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии