Өйрәтәләр мәктәпләрдә: баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Өйрәтәләр мәктәпләрдә: баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төшә?

Мәктәп тә күп акча сорый. Юк, белем биргән өчен түлисе түгел үзе (әлегә!), әмма укучыны яңа уку елына әзерләү өчен минималь җыелма бәясе быел 16,2 мең сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 7 процентка югарырак. Бу суммага мәктәп формасы, рюкзак, күлмәк, туфли, кроссовкалар, футболка, көндәлек, дәфтәрләр комплекты, канцелярия белән пенал сатып алу кергән. Әйтик, рюкзак ата-аналарга уртача 4 мең сумга төшә, мәктәп формасы – 3,1 мең, ә каләм һәм карандашлар җыелмасы белән пенал – 1,1 мең. Ә хәзер реаль саннарга күз төшерик.

Сер түгел: мәктәпкә әзерлек өчен чыгымнар бик тиз үсә һәм 2025нче ел да искәрмә түгел. Кызлар өчен мәктәп формасына уртача бәя якынча 14,5 мең сум тәшкил итә. Комплектка блузка, чалбар, итәк һәм күлмәк керә. Алмаш аяк киеме өчен якынча 3 мең сум түләргә туры киләчәк, ә кроссовкалы спорт костюмы тагын 6,5 мең сумга төшәчәк. Малайларны киендерү арзанрак: чалбар һәм күлмәк – 6,2 мең сум, кәчтүм – 4,5 мең сум, ә тулы костюм – якынча 7,4 мең. Мәктәп өчен аяк киеме уртача 3,4 мең, ә кроссовкалар белән спорт комплекты – 7 мең сумга якын бәяләнә.

Кызлар өчен рюкзаклар уртача 3,6 мең сум тора, малайлар өчен – 5 мең тирәсе. Канцеляриянең минималь җыелмасы 10 мең сумга төшәчәк һәм анда 640 сумлык дәфтәрләр (20 данә), 970 сумлык алмаш аяк киеме өчен капчык, 630 сумлык көндәлек һәм 580 сумнан 900 сумга кадәр бәядәге каләм һәм карандашлар җыелмасы бар. Шул ук вакытта кайбер позицияләр бәясе белән гаҗәпләндерергә мөмкин: мәсәлән, рәсем өчен буяулар җыелмасы 500дән 12 мең сумга кадәр.

Кызны мәктәпкә әзерләү өчен йомгаклау суммасы якынча 35-40 мең сум тәшкил итәчәк, малайны – якынча 32-37 мең. Мондый чыгымнар илнең кайбер төбәкләрендә торак арендалау белән җиңел көндәшлек итә ала.

Әгәр укучының узган елдан запаслары калган булса, экономияләргә мөмкин – дәфтәр, канцелярия кирәк-яраклары, рюкзакның яраклылык чоры билгеләнмәгән. Дәреслекләрне мәктәп бирә, ә ташламаларга эләксәң, киемне дә арзангарак алырга була. 

Баланы беренче класска әзерләү барыннан да кыйммәткә төшә, бигрәк тә бу беренче яки бердәнбер бала булса. Бу очракта бөтен кием, аяк киеме, канцелярия һәм башка товарларны нульдән сатып алырга кирәк. Алай гына да түгел, балага эш урыны – өстәл, урындык, өстәл лампасы һәм компьютер яисә ноутбук та алырга туры килмәгәе. Ләкин бу очракта да азрак сарыф итәргә мөмкин. Төп кагыйдә-барлык кирәкле әйберләрне алдан сатып алу.

Сентябрьгә якынайган саен, дәфтәр, ручка һәм көндәлек кебек товарларның бәяләре кыйммәтләнә. Күп кенә ата-аналар ташламаларны алдан күзәтә һәм табышлы тәкъдимнән файдаланып кала. Канцелярия бәяләрендә мондый аерма аеруча сизелә: әгәр август ахырына кадәр сузмасаң, аны чыннан да тиенгә сатып алырга мөмкин.

БАЗАРДАГЫ БӘЯЛӘР

Малайлар өчен

Икеле Костюм (пиджак + чалбар) – 5600-12 000 сум.

4 озын җиңле күлмәк – 2 400-14 000 сум.

1 кыска җиңле күлмәк – 600-3 600 сум.

Чалбар – 700-3 500 сум.

Галстук – 360-1 200 сум.

Джемпер – 1 000-4 000 сум.

Жакет – 1 100-5 000 сум.

Чалбар каешы – 350-2 200 сум.

Спорт костюмы (чалбар + футболка) – 800-5 000 сум.

Алмаш аяк киеме – 830-3 800 сум.

Физкультура өчен кроссовкалар – 870-6 000 сум.

Носки (5 пар) – 460-1 500 сум.

Эчке кием (трусик, 5 данә) – 600-2 500 сум.

Кызлар өчен: 

Икеле Костюм (итәк + пиджак) – 2 800-7 000 сум.

4 озын җиңле блузка – 2 400-12 000 сум.

Кыска җиңле 1 блузка – 680-3 000 сум.

Сарафан – 1 400-5 000 сум.

Чалбар – 850-4 000 сум.

Итәк – 650-3 800 сум.

Жилет – 850-3 600 сум.

Джемпер – 800-3 000 сум.

Жакет – 1 100-4 000 сум.

Спорт костюмы (чалбар + футболка) –1 000-5 000 сум.

Алмаш аяк киеме – 1 100-4 200 сум.

Физкультура өчен кроссовкалар – 1 000-6 000 сум.

‍Колготки (5 пар) – 1 600-4 000 сум.

Эчке кием (трусик, 5 данә) – 500-4 500 сум.

Резинкалар, бантлар – 300-1 500 сум.

КАНЦЕЛЯРИЯ ӘСБАПЛАРЫ

1-4 класслар өчен нәрсә кирәк:

– язу әсбаплары: зәңгәр һәм яшел шарлы каләмнәр, гади һәм төсле карандашлар (мондый әйберләрнең җыелмасын 300-700 сумнан табарга була);

– иҗат өчен товарлар: такталы пластилин, гуашь һәм акварель буяулар, бетергеч, карандашлар өчен кайчы (җыелманың бәясе якынча 1200-2000 сум); 

– кәгазь кирәк-яраклар: акварель өчен альбом, көндәлек, эшләнмәләр өчен кәгазь һәм картон, язмалар өчен блокнотлар, шакмаклы дәфтәрләр һәм кыек линейка (бәясе якынча 800-1300 сум);

– органайзерлар: дәфтәрләр өчен папка һәм карандашлар өчен пенал (300-800 сумга төшәчәк).

– 200-600 сумлык китаплар өчен аскуймалар сатып алу артык булмас. Укытучылар дәреслекләр һәм дәфтәрләр өчен тышлыклар булдырырга киңәш итә, 10 данәдән торган җыелма якынча 150-300 сум торачак.

5-11 класслар өчен нәрсә кирәк:

– кәгазь материаллар: 12, 24 һәм 48 битлек дәфтәрләр (бер дәфтәр өчен 8 сумнан 90 сумга кадәр), көндәлек (100 сумнан 400 сумга кадәр);

– язу әсбаплары: каләмнәр, маркерлар һәм корректорлар (200-700 сум);

– калькулятор (200-600 сум);

– сызу өчен кораллар: циркуль һәм линейка (якынча 200-300 сум)

Сүз уңаеннан, Русиядә мәктәп формасына дәүләт стандартлары кертелде. Ул 1нче июльдән гамәлдә. Төп шарты – өс-баш уңайлы һәм матур булырга тиеш. Форманы эшлекле стильдә булдыру тәкъдим ителә. Укучыларга утырганда да, йөргәндә дә уңайлы булсын. Дәүләт (патриотик) символикасы, эмблема, декоратив элементлар да өстәргә мөмкин.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии