Авылда үткән өч көн

Авылда үткән өч көн

Берничә көн ял алдым да, кайтып киттем әле авылыма! Җиләк җыеп, әзрәк печән җыешып, себерке бәйләп килергә исәп. 

Беренче көндә үк мине иртән-иртүк йокыдан әтәч тавышы уятты. Әле үзе генә түгел, бәләкәй чеби әтәч тә кычкырган була. Әти әтәчтән калышмаска исәбе, муенын сузып, күкрәген киереп... Исең китәр кыланышына. Безнең бакча артында гына урман. Кәк-күк, кәк-күк – күке аваз салды. Иртәнге тын һавада матур булып, яңгырап ишетелә үзе тагын. Чыбыркысын шартлатып көтүче үтеп китте: сыерларны урамга чыгарыгыз дигән сүзен аңладым. Иренеп кенә сыер мөгрәп куйды. Сизәм инде, акыллым, анда бит сине черки, кигәвен тешли, ашарга ирек бирми, тәнеңне канатып бетерә, менә син түзеп кара әле шушындый утыз градуслы кызуда! Бу сүзләрне мин сыерның күзләреннән укыдым, жәлләп куйдым малкайны!

Көтүне озаткач, бозауларны яланга, үлән чемченергә илтеп бәйлисең. Әле ул барырга риза түгел, чыбык тотып артыннан куркыткалап барырга туры килә. Аларга да черки, кигәвен тынгы бирми шул инде. Бозауларны илтеп кайтуга тавык-чебиләр сырып ала, җим көтәләр. Бер читтә үрдәкләр бакылдый. Алар ашамый тора алмый, авызына ризык каба да, йотар өчен табактагы суга йөгерә. Ике арада йөгереп арып бетәләрдер инде.

Оясыннан башын чыгарып хуҗакай эт ята. Ул сабыр, ичмасам, түзә, эше беткәч хуҗа аны өлешсез калдырмаганын аңлый ул. Ә менә песи бер көтү балалары белән аягыңа урала башласа, беттең инде, ашарга бирмичә котыла алмыйсың! Шулай сабырсыз, балалары да нәкъ үзе инде менә, чинашалар гына. 

Иренеп кенә көн үзенең алсу пәрдәсен ача, кояш чыга. Шул чагында гына үзеңә чират җитә. Чәй куеп җибәрәсең, үләннәрдән чәй пешереп, яңа сауган сөт белән чәй эчеп җибәрүгә бөтен тәнгә рәхәтлек йөгерә, эшлисе килү теләге арта. Бакчага чыгып чүп утау, сирәкләү, йомшарту, күмү – барысы да хатын-кыз җилкәсенә төшә. Өйләдә теге бозауларыңа су эчереп кайтасың, барчасына тагын ашарга бирү, су эчерү... Үзең җиңелчә генә ни дә булса капкалыйсың да, савытларга әйрән тутырып китәсең печән әйләндерергә. Кипкәнен көтеп, чүмәләләп, кич белән алып кайтып сәндрәгә өясең... Эш күп... Көтү кайта, сыер савасы, теге аландагы бозауларны алып кайтасы... Кош-кортны ябасы... Түтәлләргә су сибәсе... Әстәгъфирулла, ничек җитешергә?! 

Икенче көн дә нәкъ шулай башланып китте. Бүген инде кышка мунча себеркесе әзерләргә барабыз. Өйгә алып кайтып, күләгәгә утырып, каен ботаклары уртасына, имән, юкә ботагы, мәтрүшкә дә кыстырып, тигез, матур итеп себеркеләрне бәйләп куясың. Әле шул арада, болында кичә чабылган печәнне дә әйләндереп кайтасы бар (тигез кипсен өчен!). Ә кичкә, яхшылап кипкәч, алып кайтып тагын сәндерәгә өясең. Кичен бакчага су сип, күренгән чүпләрне өз, кышка киптерергә яфраклар җый...

Ялымның өченче көне җитте. Иртән шул ук тәртиптәге эшләр. Тәмләп чәй эчеп алгач, эчәргә су алып, чиләкләр тотып, урман читләтеп болынлыкка, җиләккә элдертәбез җәяүләп. Сиңа ияреп бер көтү черки, кигәвен дә ияреп бара. Усал да шулар, умырып тешләп алалар. Сыерларны, атларны жәлләп куйдым, алар бит телсез, әйтә дә алмыйлар кирәкле сүзләрен, куллары юк, куа да алмыйлар. Барасы ерак, ә шулай да миңа рәхәт. Болын тулы чәчкә, күбәләк, җиләк, кайсысына сокланырга белмичә берничә минут басып торам әле башта. Табигать шундый матур, кулыңны өтеп тешләп алган кычытканга да ачуланмыйм хәтта, елан гына очрамасын, килеп чыкканын сизми дә каласың шул син аны! Берничә минут күләгәдә утырып ял итеп тә алабыз. Эчәсе килә-ә-ә, кояш кыздыра-а-а! Ә шулай да зарланмыйм, яратам табигатьне, кошлар тавышы, урман шаулавы, черки безелдәве дә тансык икән ул.

Кичкә арып-талып, чиләкләрне җиләк белән тутырып өйгә кайтасың. Ә анда сине 40 төрле эш көтеп тора! Мөгрәп сыер күзеңә карый, сау инде мине, минем дә ял итәсем килә ди.

Авылда эш күп, шулай да рәхәт анда. Кичләрен, эш беткәч, урамга чыгып капка төбендә утыргычта утырулар нинди рәхәт!

Кереп йокларга кирәк. Өч көн ял үтеп тә китте. Иртәгә иртүк юлга кузгаласы бар. Ял кыска шул инде, үткәне сизелми.

Озакламый тагын кайтырмын, кадерле авылкаем минем!

Фирая ИСЛАМОВА,

Азнакай районы

Комментарии