Операцияләр заманы

Өлкән яшьтәге кешеләр арасында операция ясатмаган кешеләр калмады да бугай инде. Онкология чире белән тикшеренеп, операция ясатучылар бигрәк тә күп икән. Казанның онкология үзәге үзе дә бер шәһәрчек шикелле, берничә корпуста урнашкан үзәк ул. Үзәкнең поликлиникасындагы электрон таблода 347 табибның исемнәре, эш сәгатьләре язылган мәгълүмат бирелгән. Бу кадәр зур коллективның эшен җайлап, көйләп алып бара белергә дә кирәк бит әле.
Мин үзем дә өлкән яшьтәге кеше буларак (89 якынлаша), төрле операцияләр кичерергә туры килде. Ясалган операцияләр барысы да уңышлы булып, гомерем буе табибларга рәхмәтле булып яшим.
2013нче елдан башлап, мине ашказаны борчый. Гастрит, панкреатит, полип, ашказаны җәрәхәте, ахырдан яман шеш булуы ачыкланды. Ашказанына операция ясатырга кирәк булып чыкты. 
Соңыннан аңлашылганча, ашказанына операция ясый торган махсус бүлек онкология үзәгенең беренче корпусында булуга карамастан, ни өчендер мине элеккеге 15нче больница бинасындагы 9нчы бүлеккә җибәрделәр. Табиб белән әңгәмә вакытында ашказанын тулысы белән алып бетерергә кирәклеге турында әйтелсә дә, операция ясаганда бер өлешен генә алырга кирәк дип тапканнар. Әңгәмә алып барган табибтан, операцияне кем ясаячак, дип сорадым. Ул, «белмим» дип җавап бирсә дә, шул табиб үзе ясаган булып чыкты. Икенче көнне хәлне белергә кергәч, шул ук табиб ике атнадан соң, ягъни хәл кергәч, ашказанын тулысы белән алып бетерергә кирәк булачагын әйтте. Бераз хәл кергәнче ике атна түгел, 3 айлап вакыт үтте шул. Ул табибны бүтән күрмәдем, ялга китте, диделәр бугай.
ФГДС анализы буенча, консилиум карары белән, кабат операция ясауның кирәге юк, дигән фикергә килсәләр дә, кабат тикшеренүләр нәтиҗәсендә операция ясарга кирәклеге турында карар кабул ителде.
ӘТИЛЕ-УЛЛЫ ХИРУРГЛАР
Кабат операциягә, дип, онкология үзәгенең беренче корпусындагы ашказанына операция ясый торган махсус бүлеккә җибәрделәр. Җибәрүен җибәрделәр дә бит, операция ясатыргамы, юкмы, ясатсаң ни була да, ясатмасаң нәрсә булуы турында уйландыра. Әгәр операция ясатмасаң, мине нәрсә көтә, дигән сорауга «кушать не будешь», диде бүлек җитәкчесе, башка сүз әйтмәде. Ни язылган булса, шул булыр дип, Аллаһка тапшырып операция ясатырга ризалаштым.
Операция булыр алдыннан, наркоз ясаучы Ләйлә Фәритовна минем мәгълүматларны язып алды да, ризалыгымны белдереп, кул куйдыртты. «Почеркың матур икән», ди. Чын профессионал журналист булмасам да, журналистика белән шөгыльләнеп, гәҗитләргә мәкаләләр язуым турында әйтеп, операция уңышлы булып чыкса, сезнең турыда да язармын әле дигәч, «Вон как», дип куйды бу ханым. Бу мөлаем, ягымлы Ләйлә Фәритовна палатага кереп тә, коридорда очрашканда да минем хәлемне сорашып торды.
Операциягә кергәнче, палатада ятканда, бер табиб кереп хәлне сорашты. Сез мине дәвалый торган табиб буласызмы әллә дигәч, әйе, диде. Ул миңа операция ясаячак табиб – Алмаз Азат улы Латыйпов икән. Реанимациядән соң, палатада ятканда гел хәлне сорашып торды Алмаз әфәнде. Палатада яткан биш кешенең кайберләре янына өлкәнрәк яшьтәге табиб кереп хәлләрен сораша да, минем янга да килеп, минем хәлне дә сораша. Бу табиб миңа операция ясаган Алмаз Азат улының әтисе – Азат Габделфәрт улы Латыйпов икән. Минем ашказанына авыр, катлаулы операция ясалуы турында әйтте. Миңа операцияне әтиле-уллы Латыйповлар ясаган икән дип аңладым. Башта ук мине шушы бүлеккә җибәргән булсалар, ике мәртәбә операция ясауның кирәге дә булмас иде, бәлки. 
Бу табиблар палатага килеп кергәч, кояш чыгып яктырткан кебек, җанга рәхәт булып китә. Алар һәр авыру янына килеп, хәлен сорашалар, киңәшләрен әйтәләр, сорауларың булса, аңлаталар. Иң мөһиме тагын шул: әтиле-уллы бу табиблар бер генә ят сүз дә кыстырмыйча, үзебезнең телдә чиста сөйләшүләре белән дә шаккатырдылар. Операциядән соң кирәк булган күп төрле дарулар белән дә бернинди проблемалар булмады. Барысы да үзләрендә бар икән.
Янәшәдәге ятакта Актаныш районыннан килгән иптәш ятты. Башта аны айлар буе химия белән дәвалаганнар. Анда ятканда аның хәле тагын да авырайган, бик ябыккан, хәлсезләнгән. Аннары аңа операция ясатырга кирәк дип, онкология үзәгенең беренче корпусына җибәргәннәр. Аңа операцияне Азат Габделфәрт улы үзе ясаган. Операция уңышлы чыккан. Ирен саклап утырган ханым белән хәлләрне белешеп, сөйләшеп торабыз. Мондагы табибларга карата булган хөрмәтемне, уңай хисләремне бөтен Актаныш халкына сөйләп йөрим, дигән иде бу ханым.
Шул ук ханымның бер зары да бар икән. Авыруларны 10 көн буе бер алмашсыз саклап утыручыларга ятып ял итәр өчен бер шартлар да булмавы турында борчылып әйткән иде ул. Бу чыннан да шулай, кеше унар тәүлек буе утырып кына тора алмый бит инде.
Төрле авырлыклар булуга карамастан, хөкүмәтебезгә, операциягә кадәр төрле тикшерүләр үткәрүдә катнашкан табибларга һәм инде миңа операцияне уңышлы ясаган әтиле-уллы табиблар – Алмаз белән Азат Латыйповларга, чибәр, берсеннән-берсе ягымлырак шәфкать туташларының һәркайсына чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Аларның үзләренә дә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы белән яши торган хәерле гомер насыйп булуын телим. 
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии