Рухыбыз ныкмы?

Кешелек тарихында халыклар яшәешен текә борылышларга алып кергән болгавыр чорлар һәрвакыт булып торган. Шулар арасыннан соңгыларын – Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышларын, Бөек Октябрь түнтәрелешен һәм СССР таркалуны аеруча әһәмиятле дип атап үтәргә була.

Бүгенге вәзгыятькә ихтыяри-мәҗбүри куып кертелгән без, гражданнар, үзебезне ничек хис итәбез соң? Төрлечә. Һәр кеше үзен саклау инстинктына тугры хәлдә, үз карашы, үз мәсләгеннән чыгып, барлыкка килгән стресслардан арынырга тырыша. Үзем дә шул хәлдә.

Четерекле уйлар гасабилаган чакларымда, бигрәк тә җәйге матур кичләрдә, күккә карап «Киек каз юлын» күзәтергә яратам. Шунда җемелдәүче бихисап йолдызларга карап, Галәмнең чиксезлеген тоеп хозурлану белән беррәттән, үземнең бу очсыз-кырыйсыз илаһи мәңгелек каршында никадәр вак җан иясе икәнлегемне аңлап, кечерәеп калам. Дөнья вакыйгалары, чишелешен көтеп торучы тәҗел проблемаларым да, бик нәни нәрсәләр булып, онытылып тора. Әмма бераздан, шәхес булуым исемә төшкәч, адәм баласына вакытның бик аз бирелүен тоеп, үз күңелемә май булып ятардай эшләр майтарып каласы килә башлый.

Китапханәгә кереп, китап киштәләре арасында йөргәндә дә шуңа охшаш хисләр кичерәм. Меңәрләгән китапларда күпме фикер тупланган, авторлары күпме күз нурын түккән аларга, биниһая акыл көчен сарыф иткән дип уйланып, шаккатам. Алар кебек эзләнәсе, алар әле язарга өлгермәгәнне белеп, ниләрдер язасы иде дим эчемнән генә. Ә үзем йөзәрләгән еллар буена тупланып килгән кешелек акылына нидер өстәргә омтылуымның бала-чагалык икәнен дә аңлыйм югыйсә. Нидер әйтү, язуның кабатлану булу мөмкинлеген әлеге китаплар авторлары да чамалагандыр билгеле. Чорына, вәзгыятькә бәйләп, икенче бер ноктадан, бәлки биегрәк мөнбәрдән карап, кешеләрне агартуга юнәлтелгән иҗади теләкне канәгатьләндерү өчен языладыр ул китаплар. Адәми зат күңеленең, фантазиясенең, гоманлауларының иге-чиге юк диләр бит. Әгәр җәмгыятьтә фикер агышы тукталып калса, кешелек яшәеше дә тукталып, адәмнәр яңадан хайваннар дөньясына барып керер иде. Шәхес иҗаты да – дөнья хәрәкәтенең бер илаһи, акылга бәйле рухи бер өлеше бит, Галәмдәге һәм атомнар эчендәге кебек үк, хәрәкәт.

Бу уйлар Марсель Галиевның «Рух» дигән китабын китапханәдән икенче тапкыр алып укыгач туды. Беренчесендә, хәтерем ялгышмаса, Ләбиб Леронның аның хакында, соңгы елларда иң яхшы китап, дигәнен телевизордан ишеткәч алган идем. Дөресен әйтим, үзем өчен каты чикләвек дип санап, бик авырдан укыдым мин аны, аңлап та бетермәдем ул вакытта. Бу көннәрдә яңадан алып укыгач кына Ләбиб әфәнде фикере белән тулысынча килештем. Чыннан да, татар фәлсәфәсенең шактый биек ноктасын яулаган Марсель туган. Күп еллар элек Миргазиян Юнысның «Альбатрос язмышы»н укып хисләнгән идем. Фәлсәфи югарылыктан торып язучылар, әлбәттә, алар гына түгел татар язучылары арасында. Бу өлкәдә дилетант булуым сәбәпле, эчкә үк кереп тормыйча, үзем аңлаган кадәрен генә фәһемлим. Искәртеп куйыйм әле, «өлкән туган» күзәтчелеге астында иҗат итүче, үз милли дәүләте булмаган язучыларга фикерләрен яшеребрәк, фәлсәфәгә төреп язу хас.

«Рух» китабы заманага лаек тыгыз сүз кимәлендә, тарихи чыганакларга, фәлсәфәгә һәм фантазиягә урын биреп язылган. Геройлары да – табигать, кеше, халык, милләт, дин, тарих. Асылы милләтебез язмышы өчен борчылу белән сугарылган, әлбәттә. «Тел, моң, хәтер бетсә милләт бетә», – дигән ул. Тел – милләтнең җанын сугарып торучы чишмә, моң – милләтнең үз-үзенә юаныч бирү, үсендерү дәрте, ә хәтер – үткән зурлыклар иңенә басып, киләчәккә омтылу офыгы дип раслап та күрсәткән. Шәхсән үзем, тупасрак булса да, милләт туган теленә ихтыяҗы калмаса да бетә, кешенең кечерәйгән сукыр эчәгесе һәм тәнендәге йоны кебек, дип тә өстәр идем.

М. Галиев «Рух – милләтнең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул – бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы», – ди. Элегрәк язылса да, бүгенге хәлләргә никадәр аваздаш, авырлыклар белән яулап алынган суверенитетны акрынлап җуя баруга кагылышлы билгеләмә бит бу. Республика җитәкчеләренең, депутатларның Мәскәү басымына чыдый алмыйча һаман чигенә барулары кайчан да булса Республиканың төкәнүенә китерәчәге инде күптән шәйләнә. Ризасызлыгын эченә йотарга мәҗбүр булып, киләчәктә җиңелүне җиңү орлыгы итеп саклый алырмы, шуларның берничәсе генә булса да, белмим. Әйе, бөгелгән хәлдә артка чигенә барабыз, кайчагында ятып, «үләннәргә» ябышырга тырышабыз. Нәкъ анаконда авызына суырылучы җанвар кебек. Инде күптән чигенүне ничек кенә булса да акрынайтырга тырышуга, мескенлеккә корылган сәясәт үткәрелә бездә. Мин боларны йөрәгемне чәнчетеп язарга мәҗбүрмен.

Марсель Галиев әйткәнчә, 1887нче елда АКШ мәктәпләрендә индус телләрен укытуны тыялар, бер гасырдан соң, 1990нчы елда гына ул телләрне үстерү мөмкинлеге бирелә. Әмма ул вакытка 60 тел инде юкка чыккан була. 2009нчы елда ЮНЕСКО Русиядә киләчәктә 136 телгә ихтыяҗ бетәчәген таныды. Бәлки безнең татар теле исән калыр дип өметләнеп яшикме, әллә көрәшикме? Китапның Атилла бүлегендә «Җиңелүен байрак итеп җиңәргә омтылу көчле халыклар шигаре», – диелгән. Тик шунысы бар, ул вакытта без көчле була алырбызмы? Әнә хәтта Бөек Рим империясе таралганнан соң, бөек латин теле дә, яңа илләрдә үз телләре барлыкка килгәч, яшәүдән туктый. Алфавит буларак һәм медицинада, чиркәүдә генә сакланып кала ул. Бу юлларның авторына да, дару рецептлары шул телдә язылганлыктан, институтта латин телен өйрәнергә туры килде. Шул укудан латин хәрефләре белән «чүп үләне тизрәк үсә» дигән, тирән мәгънәгә ия әйтем генә аң төбендә утырып калды.

Китапта автор Сүз, Тел, Ат, Җир, Дала, Атилла, Милләт рухларын фәлсәфи карашларыннан чыгып һәрберсен аерым тасвирлаганда искиткеч тирән мәгънәләргә үтеп керә алган. Җыр һәм моң темасы да, китап белән шигърият рухы да җентекләп, аңлаешлы итеп сурәтләнгән анда. Марсель әфәнденең төрле өлкәдән тирән белеменә, тарихи төпкелгә төшеп анализлау сәләтенә, сүз куәтенә, телебез байлыгыннан оста файдалануына, динебезне олылавына сокланып, мәрхәбә диясе генә кала. Һәр бүлекнең асылына кат-кат уку нәтиҗәсендә генә төшенеп була минем кебек гадиләргә. Ә төшенү бик кирәк милли рухын яңартып, ныгытырга теләгән татарларга. Мәрхүм Төрекмән Башы Сапармурат Ниязов та тиккә генә «Рухнамә» китабын язып калдырмагандыр үз халкына.

Укучыма шунысы аңлашылсын: «Рух» китабына рецензия язу теләген күздә тоткан мәкалә түгел бу. Кызганыч, минем аңа белемем дә, акылым да җитми. Фәкать хисләр давылын бүлешергә теләвем белән беррәттән, әле татар җәмәгатьчелегендә бу китапның зурдан кубып сөйләшү объектына әверелмәвенә гасабилануым гына. Әгәр ул китапханәләребездә тузан җыеп ятучы китапларның берсе булып калса, бик аяныч. Интернетта да бу китапка кагылышлы мәгълүматның бик сай булуы, китапханәдән алып укучылар юклыгы шундый фикергә этәрә. Миңа бик сәер тоелды: китап 2005нче елда басылып чыккан. Минем кулымдагысы 2014нче елда нәшер ителгән, бәлки икенче тапкырыдыр. 2019нчы елның 21нче февралендә генә бер конференциядә тәкъдим ителеп, киләчәктә зур тикшеренүләр үткәреләчәк, диелгән. Тикшеренүләр дә, рецензияләр дә күренми әлегә. Бәлки ялгышамдыр, их, шулай булсын иде дә...

Күптән түгел «Ком сәгате» тапшыруында Марсель Галиев белән булган әңгәмәдә дә «Рух» китабы ни өчендер телгә алынмады. Баланы да тудыру гына аз, аны үстерә, таныта да белергә кирәк диләр бит, Марсель әфәнде. Әлбәттә, иң беренче чиратта Татарстан язучылары берлеген һәм Татарстан китапханәләре оешмасын җәлеп итеп. Шәт, шушы китапта язылганнар дәрәҗәсендә фикерләүгә маһир зыялыларыбыз әле калгандыр республикабызда, диясе килә.

Теләгем шул: татар китабын укучыга җиткерү, аны пропагандалау юнәлешендә эшләргә тиешле оешмаларга күзәтчелек итүче, кирәк вакытта ярдәм итәргә бурычлы Мәдәният министрлыгы активрак эшләсен иде!

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии