Озын гомерле ремонт

Озын гомерле ремонт

Бездә кайвакыт кирәкмәгән эшләр белән мавыгып китеп, кирәкле эшләрне эшләргә вакыт җитми, вакыт җитсә – теләк җитми, теләк булса – мөмкинчелек булмый, мөмкинчелек булса – акча юк, дигән сылтау белән, кирәкле булган эшләр эшләнмичә калып тора. Мондый очраклар, бигрәк тә, үзебезнең миллилегебезгә багышланган гамәлләрне башкарасы булганда төрледән-төрле сәбәпләр уйлап чыгарылып, тоткарланып калган очракларны күз алдында тотып әйтүем. Үз дәүләтебезне саклап калу өчен барган сугышларда һәлак булган милләттәшләребезгә һәм мәшһүр композиторыбыз Сара ханым Садыйковага куеласы һәйкәлләрнең, хөкүмәт карары чыгарылганнан соң да, хәзерге көннәргә кадәр куелмаганлыгын күреп торабыз. Бу турыда төрле югарылыктагы җитәкчеләргә, депутатларга һәм Президентларга мөрәҗәгать итеп язуларның, газеталарда бастырылган иге-чиге юк мәкаләләрнең дә файдасы булмады. Ил башлыгының «иң мөһиме: халык фикерен тыңлый белергә кирәк», дигән сүзләрен ничек аңларга? Халык фикерен түгел, Төп Закон саналган Конституциядә бирелгән миллилек хокукларыбызны үтәргә ирек бирелмәгәндә, буш сүз сөйләүләрдән нәрсә көтәргә кала?

Бу мәкаләне язарга мәҗбүр булуымның сәбәбе – Сәлих Сәйдәшев музее белән бәйле проблемалар. Мәшһүр композитор Сәлих Сәйдәшев музее 2016нчы елдан бирле эшчәнлеге туктатылып, ремонтка ябылган булса, хәзерге көннәргә кадәр ремонт эшләре башкарылып бетмәве, дөресрәге, ремонт эшләре алып барылмавы билгеле булды. Музей җитәкчесенең төрле югарылыктагы җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләренең уңай нәтиҗәләр китермәве ачыкланды. Бу музейның ремонт эшләре хөкүмәт карары буенча башлангандыр дип уйларга кирәктер. Шулай булганда, ремонт эшләренә кирәкле сумма да, акча да каралган була торгандыр бит инде. Алай ук зур да булмаган бинаның ремонтын башкарып чыгу өчен әллә ни зур суммалар соралмыйдыр кебек күренә. Ничек булса да, 6-7 ел элек башланган ремонт эшләренең ахыры да булырга тиештер бит югыйсә. Бу очракта акча юклыгын сылтау итеп кую ышандырмый. Бер кирәге булмаган урыннарга галәмәт зур суммаларның агып торуын күрәбез.

Сәлих Сәйдәшев – зур дәрәҗәдәге күренекле композитор, уникаль шәхес булуына карамастан, үзе исән вакытта да аның төрледән-төрле кыерсытуларга дучар ителеп яшәгәнлеге турында язмалар басылып тора. Андый кыерсытуларга дучар ителгән күренекле башка шәхесләребезнең дә булуын һәм аларның хәзерге вакытта да барлыгын белеп торабыз. Аларны без үзебез якламасак, башка беркем дә якламаячак икәне ачык күренә.

Сәлих Сәйдәшевне халык кына түгел, кесә каракларына кадәр хөрмәт иткән бит. Кайсыдыр елда Кызыл мәйданда алып барылган хәрби парад Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршы астында уза. Шул вакытта Ворошилов аңа Сәйдәшевнең исеме язылган сәгать бүләк итә. Ул сәгать караклар кулына эләгеп, Сәлих Сәйдәшевныкы икәне билгеле булгач, караклар аңа аның сәгатен шул көндә үк, гафу үтенеп, китереп бирәләр. Без шушы караклардан да түбән дәрәҗәдәге кешеләр түгелдербез бит инде?

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Татарстан Республикасы

Аксакаллар шурасы әгъзасы

Комментарии