Хоккейчы кызларның хыялы тормышка ашты

Хоккейчы кызларның хыялы тормышка ашты

Спорт белән кызыксынмаучылар да бу көннәрдә Кытай башкаласы Пекинда XXIV кышкы Олимпиада узуын белә булыр. Рәсми ачылу тантанасына кадәр үк башланып киткән ярышларның берсе – хатын-кызлар хоккее. Якташ татар кызлары уйнавы белән дә кызыклы ул.

Һөҗүмче Фәнүзә Кадыйрова (17нче сан) – Кукмара районы, Сәрдекбаш авылыннан. Сакчы Лиана Ганиева (8) – Актаныш районы, Иске Байсар авылы кызы. Аны запас уенчы итеп алып барганнар иде, кызганыч, командадан алты кеше белән бергә аның да ПЦР-тесты уңай булды, хәзер изоляциядә утырырга мәҗбүр. Һөҗүмче Ландыш Фәләхова (79) Саба районы, Ике Басу Арташ авылында туган. Ул соңгы «вагон»га өлгерде: башта җыелмага эләкмәгән иде, әмма алты кызда ковид табылганнан соң, аны Пекинга чакыртып алдылар.

Беренче уенда кызлар Швейцария командасын 5:2 исәбе белән җиңделәр (Фәнүзә Кадыйрова ике нәтиҗәле пас ясады). Аннан соң АКШка – 5:0, Канадага 6:1 исәбе белән җиңелделәр. Әлеге илләрнең командалары – иң көчлеләре, аларга тиңнәр юк. Безнекеләр барыбер дә лаеклы көрәште. Элиталы төркем командасы буларак, Русия җыелмасы алдан ук чирекфиналга билет яулады инде. Анысы 11нче февральдә башлана.

Лиана һәм Фәнүзә белән 2014нче елда таныштым мин. Ул вакытта кызлар икесе дә Коми Республикасының Ухта шәһәрендә «Арктик-Университет» командасында уйный иде. Аннан соң 2015нче елда, 18 яшькә кадәрле кызлар арасында Америкада узган дөнья чемпионатында, чех кызларын елатып, III урын алып кайткач аралашып алдык (командада Ландыш Фәләхова да бар иде). Русиянең җиде елга беренче медале иде бу! Алтын йөгертелгән бронза дип кабул ителде. Фәнүзәнең перчаткаларын НХЛның Дан залына (ә аның тарихында СССР һәм РФнең нибары алты танылган хоккейчысының гына исеме бар) куярга дип соратып алганнар иде хәтта. Матчтан соң Лиана да, Фәнүзә дә, тыйнак кына елмаеп: «Хыялыбыз – Олимпиадада катнашу», – дип белдерделәр. Хыяллары тормышка ашты: 2018нче елда Кореяда узган кышкы Олимпия Уеннарында Русия җыелмасы составында медальдән бер адымда калдылар – 4нче урынны яуладылар. Бу елгы Уеннар – икенче Олимпиадалары.

Иске Байсар кызы Лиана Ганиеваның хоккейчы карьерасы абыйсының тимераякларын урлаудан башланган. «Мин ясле яшендә үк, абыйга кызыгып, аның тимераякларын урлап, бозда шуа башладым. Абыем беренче укытучым булды. 4нче класста укыганда беренче тапкыр Байсар мәктәбе өчен районга тимераякта ярышырга бардым. Шунда, 11нче класс кызларын җиңеп, беренче урынны алдым. Әлеге ярышта мине районның кызлар хоккее тренеры Юрий Николаевич Ерошенко күреп алып, хоккей уйнап карарга тәкъдим итте. 4нче класстан соң Актаныш үзәгендә укый һәм хоккей белән шөгыльләнә башладым», – дип сөйләгән иде Лиана танышкан вакытта.

Ә Фәнүзә хакында әтисе белән сөйләшкән идек. «Ул вакытта районда фигуралы шуу юк иде әле. Ә хоккей бар. Үзебез дә урамда малайлар белән алка куып үстек бит. Мәктәп янында хоккей тартмасы ясаттым да малайларны уйнарга өйрәтә башладым. Хатыным Гөлзия эштә, Фәнүзәне балалар бакчасыннан мин алам. Алам да үзем белән бозга алып киләм. Шулай итеп тимераякка басты ул. Башта алка җыеп кына йөрде. Берсендә бер малай уенга килми калды. Фәнүзә аның формасын киеп карарга рөхсәт сорады. Шуннан ул киемен салдырып булмады инде», – дигән иде кызының хоккейга килүе турында көрәшче, Кукмарада хоккейны үстерүгә зур өлеш керткән Фәһим Кадыйров. Фәнүзә үзе дә «Иң яраткан тренерың кем?» дигән сорауга – «Әтием», ә «Яраткан хоккейчың белән бер бишлектә уйнарга мөмкинлек бирелсә, кемне сайлар идең?» дигәненә «Абыемны», – дип җавап биргән иде (абыйсы Булат шулай ук хоккей белән шөгыльләнде, хәзер инде сеңлесе Айзилә дә Түбән Новгородның «СКИФ» командасында уйный. – Ф.М.).

Берничә ел элек аралашканда, Фәнүзә: «Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичның бозга чыгып хоккей уйнавын күрү – минем өчен зур куаныч. Киләчәктә Казаныбызда да хатын-кызлар арасында профессиональ хоккей командасы булдыруга ирешсен иде. Рәхәтләнеп үзебезгә кайтып уйнар идек», – дигән иде. Бүген Фәнүзә дә, Лиана да Санкт-Петербургның «Динамо-Нева» командасы өчен чыгыш ясый, ә Ландыш Фәләхова Түбән Новгородның «СКИФ» командасы данын яклый. Хәбәрләрдә алар хакында Татарстан спортчылары дип сөйләмәсәләр дә, безнең өчен алар – үзебезнекеләр!

 

 «Нуль ковид»лы Олимпиада

Кытай бу Олимпиадага бик ныклап әзерләнде. Ике атна кала карантинда утырып алдылар. Оештыручылар, Уеннар вакытында берәү дә коронавирус йоктырмаячак, дип белдерде, ягъни «нуль ковид» режимы игълан иттеләр. Барлык катнашучылар да «ябык куык» эчендә яши. Мәсәлән, Русия журналистлары (социаль челтәрләрендә күрсәтеп баралар) махсус койма белән әйләндереп алынган кунакханәдә тора. Спортчылар, тренерлар – башка кунакханәдә, ягъни икенче «куык»та. Шәһәргә чыгып йөрергә ярамый, гомумән, рөхсәтсез беркая да барып булмый. Автобус килеп ала – ярышлар барган стадионга илтеп куя, кайтканда да нәкъ менә шул машинаны көтеп торасы. Башка «куык»тагы кешегә берәр әйбер бирәсең булса, ике якта да ишеге булган саклау камерасына куясың һәм ул үз ягыннан ала, шәхсән күрешергә ярамый. Әлбәттә инде, тренировкалардан һәм ярышлардан кала бөтен җирдә дә битлектән йөрисе. Сүз уңаеннан, безнекеләрнең тест нәтиҗәләре матчка кадәр килеп җитмәү сәбәпле, 7нче февраль көнне Канада командасы дулап алды, уенны бер сәгатькә кичектерделәр, ахырда ике яктан да хоккейчы кызларга медицина битлеге киеп (!) уйнарга туры килде.

Яшәү зоналарында хезмәт күрсәтүче персонал индивидуаль саклану костюмыннан (СИЗ) йөри, ул киемне «кызыл зона»да эшләүче табибларда күреп беләбез. Хәтта бармен да шундый ук костюмнан коктейльләр болгатып тора. Ашханәдә робот хезмәт күрсәтә, ә токмачлар түшәмнән төшә – заказ биргәч, түшәмдәге поднос аска төшә, анда куелган тәлинкәне алгач, кире өскә менеп китә. Ашау урыннары үтә күренмәле пыяла белән әйләндереп алынган, берәү ашап китүгә ул урынны дезинфекциялиләр. Һавага микробларны үтерә торган сыеклык сиптереп йөрүче роботлар – Пекин Олимпиадасында гадәти күренеш.

Саклану чаралары никадәр катгый булса да, ковид эләктерүчеләр бар. Мәсәлән, Русия биатлончысы Валерия Васнецованың Кытайга килгәч биргән ПЦР-тесты «вирус бар» дип күрсәткән иде (тестны бөтен кеше дә көн саен биреп тора). Ул ярышларда катнаша да, карантин вакыты бетми торып, кайтып та китә алмый. Кайту түгел, бүлмәсеннән коридорга да чыгарга ярамый. Ризыкны ишек төбенә китереп бирәләр. Ашарга – бер уч токмач, ниндидер соус, биш телем бәрәңге, сөякле ит кисәге, бер тавык канаты. Көнгә өч тапкыр шул, ди. «Ашказаным авырта. Бик нык ардым. Көн саен елыйм. Бик нык ябыктым, сөякләрем тырпаеп тора. Көн дәвамында йоклыйм гына, чөнки торып йөрерлек тә хәлем юк. Көнгә өч тапкыр берәр уч токмач ашыйм, калганын ашарлык түгел. Бик ач булгач, бүген бөтен майны ашарга туры килде. Моның тизрәк төгәлләнүен телим», – дип җан ачысы белән язган иде инстаграмда Валерия.

Олимпиадага барыр алдыннан тапшырган тестлары уңай булып, Пекинга бара алмый калучылар да булды. Мәсәлән, скелетончы Никита Трегубовта (2018нче елда Корееда узган Олимпия Уеннарына берүзе – тренерларсыз, ярдәмчесез генә барып, көмеш медаль яулап кайткан иде) вирус табылгач, аны Сочидагы спорт базасыннан чыгарып җибәрделәр. Никита үз акчасына фатир арендалап торырга мәҗбүр булды. Русия бобслей һәм скелетон федерациясе аны «сызып ташлап» (югыйсә Олимпиадага кадәр вакыт бар иде әле), алмашка башка кеше барасын әйтте.

 

КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР

– Быелгы Олимпия Уеннарында иң өлкән катнашучы – тимераякта узышу остасы Клаудиа Пехштайн (Германия). 22нче февральдә ул 50 яшен тутыра! Бу аның 8нче Олимпиадасы икән инде, иң беренчесе 1992нче елда булган. Мондый рекордны тагын бер генә спортчының – чаңгыда трамплиннан сикерүче Нориаки Касаиның (Япония) гына кабатлаганы бар. Клаудиа 3000 метрга узышта 20нче генә булды, ләкин быелгы Олимпиадада катнаша алуының ук җиңүгә тиң икәнен белдерде.

– Ә иң яшь катнашучы – 15 яшьлек трамплиннан сикерүче Анежка Индрачкова (Чехия). Безнең фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева аннан ике генә айга өлкәнрәк.

– Быелгы Олимпиадада иң зур команда АКШныкы – 224 кеше, аннан соң Канада (215), Русия Олимпия комитеты җыелмасы (ROC) – безнекеләргә һаман да Русия әләме белән чыгыш ясарга ярамый –(212), Кытай (174). 17 ил, шул исәптән Һиндстан һәм Эквадор Уеннарга берешәр генә спортчы җибәргән.

– Пекиндагы Олимпия Уеннарында ясалма кар гына кулланыла, чөнки табигый кар бик аз. Оештыручылар Пекиннан 75 километрда урнашкан Яньцин тау чаңгысы үзәген (анда бобслей, скелетон, чана спорты һәм тау чаңгысы ярышлары уза) 1,2 млн куб. м «кар» белән каплау өчен 222 млн литр су кулланылды, дип белдергән иде. Аннан кала да трассалар бар. «Форбес» язуынча, чынлыкта су 10 тапкырга күбрәк тотылган булырга мөмкин. 2,5 млн куб. м ясалма кар җитештерә торган җайланма Кытайга 56 млн долларга (якынча 4 млрд 258 млн сум) төшкән. Уеннардан соң, ясалма кар ясауга тотылган суның бер өлешен алар алынган күлләргә кире агызасы, ди.

– Быелгы Олимпиада 3,9 млрд доллар (якынча 297 млрд сум) булачак дип планлаштырылды – бу башка илләр кышкы Олимпия Уеннарын уздыруга тоткан хәтле. Ләкин күптән түгел «Business Insider» ясаган хисапка караганда, чынлыкта быел чыгымнарның 38,5 млрд доллардан артып китүе дә ихтимал.

– Чемпионнарга 1896нчы елда Афинада узган беренче Олимпиададан башлап медальләр бирәләр, ләкин аларны алтыннан ясау соңрак гадәткә кергән. 1900нче елда Парижда алтын йөгертелгән көмеш медальләр булган, ә чиста алтыннан эшләнгәннәрен беренче тапкыр 1904нче елда Сент-Луиста такканнар. 1916нчы елда чиста алтыннан баш тартканнар. Халыкара Олимпиада комитеты мәгълүматына караганда, хәзер җиңүчеләрнең медальләре кимендә 92,5 процентка көмештән эшләнгән һәм алты граммнан да ким булмаган алтын белән капланган булырга тиеш.

– Керлинг дигән спорт төрен күпләр аңлап бетерми. Түгәрәк шома ташны боздан шудырып җибәрәләр дә алдыннан пумала белән ышкып баралар, нәрсәсе бар инде, дип уйлыйлар. Ул түгәрәк таш дигәннәре шактый кыйммәтле нәрсә икән. «Kays Scotland» дигән компания Пекинга керлинг уенына 132 таш әзерләп җибәргән, шуның берсе (тоткасын санамыйча) 750 доллар (якынча 57 мең сум) тора, ди.

– Олимпиаданың ачылу тантанасында ярымбуш трибуналарда ялгызы гына утыручы Владимир Путин күренде. Дөрес, Русия телеканаллары берсе дә аны күрсәтмәде, Путинның тантанада булуы турында фотолардан гына карап белдек. Ә менә чит ил каналлары күрсәтте. Украина командасы әләм тотып узганда, Путинның күзләре йомык булуын да бөтен дөнья күзәтте. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков: «Путин махсус ложада утырды, камерага төшерүчеләргә күренмәде, шуңа күрсәтмәделәр», – дип аңлатты. Бөтен илләр күргән, Русия телеканаллары гына күрмәгән, мөгаен. Путинның ялгыз утыруы социаль дистанция саклау белән генә бәйле түгел, күпчелек илләрнең җитәкчеләре, Кытай кеше хокукларын боза, мөселманнарга карата геноцид алып бара дип, быелгы Олимпиадага бойкот игълан итте.

(Ачык чыганаклардан алынды)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии