- 08.01.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Көн сулышы
Нигә безгә казанышлар,
Шаулап үткән чаралар,
Корбан итеп чалынасы
Тәкә булганда татар.
Уян, татар, җитте вакыт,
Үлем карый тәрәзәдән.
Йоклап ятсаң, өйдәшләрең
Ачар ишегең тиздән.
Төшенкелек белән сугарылган шигырь куплетлары белән хат башлавыма гаҗәпләнмәгез, Илзирә ханым. Милли рухы йоклаган, көндәлек тормыш белән яшәүче татарларга атап язылды алар. Ошбу хатым – Байлар Сабасы китапханәсендә узган очрашуның дәвамы.
Хәтерләсәгез, мин анда Республикабызның гади губернага әверелү ихтималын кисәтеп, Татарстан үсештә, ә аны оештырган төп милләт – татарлар бетеп бара. Бу бит парадокс, ягъни берничек тә аңлатып булмый торган вәзгыять, дигән идем.
Үз Ватанының девон катламыннан 3 миллиард тоннадан артык нефть суыртып СССР дәүләте үсешенә, Бөек Ватан сугышында җиңүгә, Русиянең алгарышына зур өлеш кертүче халкының бүгенге яман хәле бик күп татарларның күңелен рәнҗетә. Бу урында удмурт фән эшлеклесе, халкының бетүенә протест йөзеннән үзен яндырган Альберт Разин искә төште. Ә бездә мәктәпләрдә татар теле укытылмауга, республикада бер генә татар мәктәбе калуына нәфрәт белдереп, берәр депутатның яки түрәнең, журналистның эшеннән генә булса да киткәне булдымы? Дистәләгән еллар хакимият мөнбәрендә утырган җитәкчеләребез, галим-голамә, сәнгатькәрләребез үзләрен ничек хис итә икән? Әйтергә дә куркыныч, артка чигенә-чигенә упкынга бара бит милләтебез. Яшьләребез безнең буынга хаин тамгасы сугып, данлы һәм фаҗигале тарихыбыздан йөз чөермәсме? Мәсьәләне кабыргасы белән куюдан курыкмаган фидакарьләр: мәрхүм Марат Мөлеков (урамда кыйнап үтерелде), Фәндәс Сафиуллин, Зәки Зәйнуллин кебек шәхесләр кайда? Әле ярый, сәясәттән читләштерелсәләр дә, үз мәсләкләренә тугры калган Фәүзия Бәйрәмова белән Айдар Хәлим исән.
Ян Дененберг дигән дөньяга мәгълүм шәхес: «Право получить образование на родном языке одно из важнейших прав человека. Образование на родном языке абсолютно необходимо для полноценного развития личности...» – дигән. Бик тирән мәгънәгә ия сүзләр.
Татар халкының Русия тарихындагы роленә янә тукталасым килә. Алтын Урда чорында урыс халкының милләт буларак оешуына, Урыс кенәзлекләренең үзара ызгыш-сугышларын туктатып, аларның Мәскәү тирәсенә оешуына мөмкинлек тудырган халык бит без. Өстәвенә, аның Европага йотылуына да киртә куйганбыз. Ни үкенеч, Урда таркалгач, Мәскәү көчәеп, Казан ханлыгыбызны яулап алган. Татарның фаҗигасе шул чорда, үз дәүләтчелеген югалтып изелүгә дучар ителгәч башлана. Аеруча шул заманда халкыбызга карата кылынган гаделсезлекләрне санап тормыйм. Билгеле алар. Шуңа карамастан, урыс дәүләтенең элитасын формалаштыруда да гаять зур роль уйнаганбыз. Русиянең 500ләп күренекле шәхесе татар фамилиясен йөртеп, алар дворяннарның 25 процентын тәшкил иткән. Ассимиляция процессы тагын да тизләнеп дәвам итә. Татарстанның Мәскәүдәге элекке вәкиле Назиф Мириханов үзенең бер чыгышында: «Петр I чорында үткәрелгән сан алу буенча рус-славяннар 8 миллион булган, төрки-татарлар да шул чама. Ә хәзер руслар 125 миллион, төрки-татар 13 миллион гына. Шуның эченнән 4 миллионы татарлар», – дигән. Моны шәрехләп торуның, шәт, кирәге юктыр.
Патша чорының соңгы елларында милли алгарыш башланып, Бөек Октябрь инкыйлабы булгач, Ленин декреты буенча республикалы булганбыз. Кайберәүләр Русия империясенең нигезенә шулай бомба куелган дисәләр дә, без революциягә рәхмәтле. Чөнки тоталитар режим шартлары булуга карамастан, ассимиляцияләнүебез акрынаеп, сәнәгатебезне һәм мәдәниятебезне үстереп, бүгенге көнгә килеп җитә алганбыз.
Башка халыкларны үз тирәсенә туплап, Татарстанны Русиянең йөзек кашына әверелдергән татар милләтен юкка чыгару кемгә отышлы? Әллә татар халкына каршы эшләүче «бишенче колонна» бармы дигән көфер уйлар килә башка. Телне бетерү – әдәбиятыбыз тамырына балта чабу, тарихыбызга ихтыяҗ калмау, гореф-гадәтләрдән ваз кичү, нәсел чылбырын өзү дигән сүз. Дөньяның глобальләшүенә каршы чыгучыларның үз иле кысасында глобальлек юлына басуы шулай ук парадокс.
«Кызыл сызыкны» үтүгә, балаларыбызның урыс теленә күчеп баруы бер дәлил булса, халык санын алу нәтиҗәсе буенча соңгы ун елда 600 меңгә кимүебез, телебездән ваз кичүчеләр саны 1 миллионга артуы – дәлил генә түгел, катастрофа. Әйтеп узам: 2010нчы елгы сан алуда 200 меңгә кимегәнбез (димәк, егерме елга 800 мең). Кызганыч ки, бу саннарга эче пошып, чаң кагучылар әллә-ни күп түгел. Моның өчен җаваплы түрәләрнең, ялгыш үткәрелгән, ковид заманы һәм башкача акланулары, әлбәттә, халыкны тынычландыру өчен генә.
Аерым зур тема булу сәбәпле, катнаш никахларның саны һәм зыяны турында язып тормыйм. Әлеге күрсәткечләрне һәр татар, бигрәк тә түрәләребез фаҗига итеп кабул итсә генә, ни дә булса эшләргә мөмкин. Дөрес, Марат Әхмәтов комиссиясе эшен башлап җибәрде. ТНВ каналында да әйбәт кенә тапшырулар барлыкка килде. Чиле-пешле булса да, Программа да бар. Әмма болар гына бик аз, әлбәттә. Эшне халык белән иңне-иңгә куеп, җиң сызганып дәвам итәргә кирәк. Эшкә дәртле, милли җанлы актив татарларны җәлеп итеп. Пенсиягә чыккач җәмәгать оешмаларына кереп оялаган, бюрократик структураларда эшләп шомарган, матур отчетлар төзергә остарган кешеләрне читкә этеп.
Илзира ханым, сезнең «ә чыгу юллары бармы соң?» дигән соравыгыз колагымда әле дә яңгырап тора. Бар, әлбәттә. Безнең «Өлкәннәр клубы» ул юлларны күптән эзли һәм таба да. Мәсәлән «Безнең гәҗит»нең 2018нче елгы 4нче июль санында 20 кеше исеменнән татар зыялыларына язылган ачык хатны укый аласыз. Нигездә шул темага язылган үз мәкаләләрем дә җитәрлек.
Тере җанда өмет бар, ди халкыбыз. Әмма өмет белән генә яшәп булмый, көрәшнең тыныч юлын сайлап, берләшеп хәрәкәтләнергә кирәк безгә. Күп милләтле илләр тәҗрибәсен өйрәнеп. Мәсәлән, Испаниянең Каталония өлкәсе мәктәпләрендә каталон телендә укыталар дип беләм. Бәлки, Чечняда да укыталардыр, төгәл мәгълүматым юк. Шулай да Чечен Республикасының 2014нче елның 30нчы октябре канунында «....изучаются в равных объемах чеченский и русский языки, как государственные...» дигәнне таптым.
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы

Комментарии