Тел яшәсә, милләт яшәр

Тел яшәсә, милләт яшәр

«Бакча» сүзе белән янәшә һәрчак «үсү» сүзе килә: гөлләр бакчасы – анда күз явын алырлык хуш исле гөлләр, җимеш бакчасында телеңне йотарлык татлы җимешләр үсә. Балалар бакчасында милләтнең, илнең һәм безнең дә киләчәгебез үсә. Чөнки өлкәннәрнең картлыгы яшь буынның аларга мөнәсәбәтенә, игътибарына бәйле.

Районда бердәнбер Каюм Насыйри премиясе алган Карадуган «Ак каен» балалар бакчасында «Туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары» дип аталган мәктәпкәчә тәрбия оешмаларының өлкән тәрбиячеләре өчен республикакүләм семинарга чакыру алгач, берсүзсез риза булдым. Бирегә мине милләттәшебезнең, тормыш-яшәешебезнең киләчәге кем кулында дигән кызыксыну китерде. Чөнки тәрбия иң элек гаиләдән, аннан балалар бакчасыннан башлана. «Уйный-уйный өйрәнәбез» проекты нигезендә нәшер ителгән эш дәфтәрләренең презентациясе дә буласы. Үзем дә дәреслекләр, дәфтәрләр чыгарган автор буларак, китап-дәфтәр дигәндә битараф кала алмыйм.

Ак каеннар уртасында балкып утырган «Ак каен» балалар бакчасы төзеклеге, зәвыклы бизәлеше белән тау башында балкып, авылга ямь биреп утыра.

Кунаклар килә дә башлаган. Мин Казан кунаклары белән бергә килеп кердем. Кунакларны бакчада тәрбияче ярдәмчесе вазыйфасын башкаручы Әнисә Шамил кызы теккән милли кием-калфаклардан ачык йөзле тәрбиячеләр каршы алды. Күңелләрне айкап курай тавышы ишетелә. Шулай оста итеп Гөлкәй апалары уйный икән. Кунаклар залга уза. Нәниләр «Әссәләмегаләйкүм» дип исәнләшә, шул исемдәге җыр белән төрле музыка коралларында уйнап-җырлап сәламлиләр.

Чараны сәләтле яшь тәрбияче Илүзә Хәсәнова алып бара. Күлмәге белән калфагы үзенә шул кадәр килешеп тора, нәкъ морза кызлары инде! Җыр-биюгә махсус музыка белгече Илһамия апалары өйрәтә. Балаларның сөйләшүләре сәнгатьле, чиста. Араларында «Татар кызы», «Татар улы» бәйгеләре җиңүчеләре дә бар. Бакчада 4 төркемдә 74 бала шөгыльләнә. Алар татар, рус, инглиз телләрен өйрәнәләр.

«Ак каен» балалар бакчасының горурлыгы – «Балачак иле» музее. Хәзер музейлар белән гаҗәпләндереп тә булмыйдыр. Тик «Балачак иле» Балтач районында гына түгел, Республикада бердәнбер. Һәр экспонатның тарихы бар. Менә бу бишектә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән, хәзерге вакытта татар телебезне саклау өчен бар көчен куеп эшләүче Марат Әхмәтовны тирбәткәннәр. Районыбыз башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улының әтисе уйнаган гармуны. Гасырдан артык тарихы булган калфак, ул балалар бакчасына нигез салган көннән 33 ел аны җитәкләгән Зөлфирә Камалованың әбисеннән алтынчы буын оныгына килеп җиткән. Күп инде андый истәлекләр. Музей үзе тулы бер язмага лаек. Биредә без үзебез йоклаган бишекне, әтиләр ясап биргән агач машинаны, чүпрәктән теккән курчакларны искә төшерәбез... Әти-әниләр, әби-бабайлар, бакча хезмәткәрләре ерак балачакта калган мәрҗәннәрне бөртекләп җыйганнар.

Семинар кунаклары «Уйный-уйный өйрәнәбез» эш дәфтәрләренең тәрбиячеләр, әти-әниләр, сабыйлар өчен гаять уңайлы кулланма булуын күрсәтеп, татар балалар бакчаларында сабыйларга белем һәм тәрбия бирү эшендә методик һәм гамәли өлеш керткән 43 төрдән артык программалар, хрестоматияләр авторы Кафия Вәли кызына олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Шунысы да куанычлы, эш дәфтәрләрен сынауда катнашкан тәрбиячеләрнең күбесе Балтач кызлары икән. Балтач ягы – ак як, мәгърифәтле, әхлаклы, һөнәрле як шул ул.

«Ит сөяксез булмас», ди халык. Тәрбиячеләр үзләрен борчыган сорауларын да уртага салып сөйләштеләр: «Балалар өчен җырлар җитми. Визиткалар юк. Милли рухлы шушындый семинарларны ешрак үткәрергә, проблемаларны уртага салып сөйләшеп хәл итәргә кирәк», – ди алар. Биредә җыелган тәрбиячеләр үз һөнәрләренә чын-чынлап гашыйк.

2016нчы елдан татар телен өйрәнү буенча база булып торган, ике елдан ике елга Бөтендөнья Татар конгрессы күчмә утырышларын кабул итүче әлеге балалар бакчасының, нинди генә дәрәҗәле кунаклар килсә дә, тәҗрибә алырлык күркәм эшләре күп.

«Ак каен»да татарның йөзек кашы булып балкырлык яшьләр үсеп килә. «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...» – дип җырлый алар.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

 Балтач районы, Шубан авылы

Комментарии