Татар күгендәге таң йолдызы

Чаллы шәһәренә сәяхәтем вакытында мин һәрчак Фәүзия апа Бәйрәмова һәм аның ире Җәмил абыйларга кереп, хәлләрен, сәламәтлекләрен белеп чыга идем. Исән-сау күрешкәнгә шатланып дога кылгач, өчәүләп чәй өстәленә күчәбез. Апада һәрчак татарлар бүләк итеп биргән авыл каймагы, бал, мәтрүшкәле-үләнле чәй һәм үзе пешергән пироглар була. Бер-беребезне озактан бирле белгәнгә, көнүзәк мәсьәлә – милләт язмышына кереп китәбез. Кызганыч, хәзер Җәмил абый юк инде, ковидтан вафат булды, икенче тапкыр чәй өстәле артында Фәүзия ханым белән икәү генә идек. Алтын кебек кешенең юклыгы үзен сиздерә. Рәхмәт, милли аңлы татарлар, дин әһелләре Фәүзия апаны шундый вакытта берүзен генә калдырмадылар. Үзе дә көчле шәхес, сыгылып төшмәде, сузылып ятмады. Улы да янында. Фәүзия апаның төп терәге ул хәзер, үзе тел белгече, әнисенең китап-мәкаләләрен башка телләргә тәрҗемә итә, Фәүзия апаның китапларын таратуда, фикерләрен халыкка җиткерүдә, халык белән очраштыруда ул зур өлеш кертә. Чаллыга кайтканда исә әнисе белән бергә Чулман буена саф һава суларга йөриләр.

Һәр килүемдә апа миңа китапларын, гәҗит-журналлар бирә, мин дә үз чиратымда аларны милләт мәсьәләсендә нәрсә булса да аңлый, фикерли алганнарга таратам. Бу юлы да (5 гыйнвар, 2023 ел) кайбер китапларын, архивының бер өлешен, «Туган җир», «Мәйдан» журналларын бирде. Сүз уңаеннан әйтим, «Туган җир» журналының 2022нче елгы 3-4нче санында Дамир Исхаковның «Татарский вектор в ХХI веке» исемле материалын укыгач, ниһаять, татар, без толерант диюдән айнып, тураеп басып үз сүзен курыкмыйча әйтә һәм рус телендә язып чыга башлады, диюемне сизми дә калдым. Бу прогрессив күренеш, бер тураеп баскан баш башка бөгелми ул. Вакыт табып, фикеремне журналның үзенә язып җибәрәм әле.

Бераз читкәрәк киттем бугай, үз темабызга кайтыйк әле. Фәүзия ханым белән очрашканда иң мөһим гамәлебез – бергәләп намаз уку, ахырда илгә-көнгә тынычлык, югалган дәүләтебезне кире кайтарып алуда Аллаһтан җиңеллек, киләчәктә дә исән-имин очрашуыбызны сорап озак итеп дога кылабыз. Чаллыга мин елына бер генә киләм, уртага салып сөйләшәсе сүзләр, минем яктан сораулар шактый җыела, шуның өчен бер очрашкач, без көне буе диярлек бергә булабыз, бик кадерле мизгелләр шул! Тарих өчен фотога да төшәбез. Табиб буларак, әллә ни зур файда китерә алмасам да, мин Фәүзия апаны күземнән ерак җибәрмим, кирәк вакытта юнәлешне һәм киңәшләремне бирәм, телефоннан даими хәлләрен белешәм.

Китәр алдыннан яңадан чәй өстәленә күчәбез. Татарстаннан читтә яшәгәч, Татарстандагы, татар дөньясындагы кайбер яңалыкларны мин Фәүзия ханымнан ишетәм. Ул һич армас-талмас, һәрвакытта эшлекле, вакытның кадерен белә, илледән артык китап авторы, алар барысы да милләт язмышына, милләт тарихына багышланган, уннан артыгы документаль китап; Риза Фәхретдинов, Рәшит Ибраһимов, Батырша, Чыңгыз Айтматовның әнисенә, Михаил Худяковка багышланган китаплар. Гомумән, аларның өйләре китап белән тулган мәгарәне хәтерләтә. Җәмил абыйдан соң китапларның шактый өлешен шәхси кулларга, китапханәләргә, Русия татарларына тараттылар. Фәүзия Бәйрәмованың милләт тарихына багышланган чираттагы китабы басылуны көтеп нәшриятта ята. Фәүзия апа һәрвакыт милли җыеннарда, фәнни-гамәли конференцияләрдә, халык арасында булыр. Ул хәзер дә Татарстан районнарында, Башкортстанда, тирә-як өлкәләрдә «Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» циклыннан лекцияләр укый. Бу чараларны күбесенчә мәчет-мәдрәсәләрдә, музейларда дин әһелләре, милли хәрәкәт әгъзалары, Фәүзия апаның ышанычлы кешеләре оештыра. Дәүләт органнарында эшләүчеләр, хакимияткә якын торучылар, башка рәсми затлар Фәүзия Бәйрәмовадан ераграк булуны хуп күрә, Татарстанда чыга торган газет-журналлар да аның материалларын бастырып чыгарырга, чыккан китапларын сатарга атлыгып тормыйлар. Мин килгән вакытта Фәүзия апа Әлмәттәге күптәнге танышлары, дуслары ярдәме белән Җәмил абыйга багышланган Корбан ашы мәҗлесе үткәрү эшләре белән мәшгуль иде. Мине дә чакырсалар да, барып булмады шул, эшемә кайтып җитәргә кирәк иде.

Тарихны аерым шәхесләр ясый. Татар күгендә мәңге балкырга дип кабынган таң йолдызы – Фәүзия апа Бәйрәмовага үзе исән вакытында милләт, аерым милләттәшләр башкарган хезмәтләре өчен рәхмәтен әйтергә тартынмасын, җылы карашын кызганмасын, игътибарлы булсын, кулыннан килгәнчә булышсын иде! Хәтерем ялгышмаса, Казанның Ирек мәйданында Татарстан суверенитетын яклаганда ачлык игълан иткән милләтпәрвәр затлар, язучылар арасында ул бердәнбер хатын-кыз иде. Тормыш гел болай җайсыз бармас, бәрелешләр дә бер туктар, күпне күргән, күпне кичергән татар дөньясы да бер җайланыр, үз сукмагына төшәр ул, әмма алда әле халыкны да, милләтне дә зур сынаулар көткәне күренеп килә. Һәм караңгы салкын төннәрне кояшлы якты көннәр алмаштырып торган кебек, бу дөньяда беркем һәм бернәрсә дә мәңгелек булмаган кебек, татарга да яңадан көн килер иншәАллаһ!!! Милли хәрәкәт ветераннарына мөрәҗәгать итәм: Русиядә булсын, чит илдә булсын – мөмкин булган һәр җирдә «Татар милли хәрәкәт музее»н булдырырга кирәк, милләттәшләр. Бу эшне кичекмәстән, хәзер үк башларга кирәк, чөнки, беренчедән, илдә, дөньяда бәрелеш бара, – ышаныч юк; икенчедән, суверенитет башындагы лачыннарыбыз берсе артыннан берсе китә башлады. Булганын җыеп-барлап куярга иде, бөртекләп җыярга калгач, үзебез күрәбез, бик авыр. Фәүзия ханымга килгәндә, аның исеме дә, хезмәтләре дә югалмас, суверен чын Татар дәүләтенең байрагына авылдашым Гаяз Исхакый янәшәсендә алтын хәрефләр белән язылыр. Минем өчен Фәүзия апа Бәйрәмова белән очрашу үзе бер мәктәп – офыклар киңәеп, юллар ачылып киткән кебек була, милләт, ана телен саклап калу өчен тагын нидер эшлисе килә башлый... Ниндидер сорауларга җавап табасың, нәрсәнедер икенче төрле – җиңелрәк итеп тә чишеп булганын аңлыйсың.

Бу материалны язып бетергәндә интернет челтәрендә Фәүзия Бәйрәмованың Нурулла Гариф турында «Башың имә, татар» исемле шигыре килеп чыкты, һәр сүзе янына кулымны куям. Татарның икенче бөек шәхесе – исеме атап үтелгән Нурулла Гариф. Ул быел Гаяз Исхакый премиясенә кандидат дип ишеттем. Милләт, ана телен яклап, уннан артык Русия судлары аша узган, гомерен халкына багышлаган тагын бер милләтпәрвәр, милли хәрәкәттә фикердәшем-көрәштәшем бу зур премиягә бик тә лаек дип саныйм. Әйе, Гаяз Исхакый премиясе Нурулла Гарифка булырга тиеш!!! Бу юлларны язганда Галимҗан Ибраһимовның «Кызыл чәчәкләр» романыннан өзек искә килеп төште: «Яз җиткәч, диде, боларны чәчәрсең, кызыл чәчәкләр чыгар...» Авылдашым Гаяз абзый (авылда аны шулай дип атаганнар) чәчеп калдырган орлыктан чыктылар алар – кызыл чәчәкләр. Орлыклар төрле якка мулдан сибелгән, без – милли хәрәкәт әгъзалары күп, дөньяның бөтен кыйтгасында.

Наилә ПОТЕЕВА-ФАТЫЙХОВА ЯУШИРМӘЛЕ,

Ульян өлкәсе, Чардаклы үзәк район хастаханәсенең табиб оториноларингологы, милли хәрәкәт ветераны,

 Чаллы – Чардаклы

Комментарии