- 03.04.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №12 (30 март)
- Рубрика: Көн сулышы
Татарстан балы Русиядә иң яхшылардан! Моның шулай икәнен март азагында Башкортстанда 32нче «АгроКомплекс» халыкара күргәзмә кысаларында узган «Татлы Бал» Бөтенрусия ачык конкурсы чираттагы тапкыр раслады. Анда «Юкә балы» номинациясендә республиканың Тәтеш районы урманыннан җыелган бал иң яхшысы дип табылды.
«КОНКУРС ГАДЕЛ ҮТӘ ИКӘН...»
Әлбәттә, конкурста җиңүчеләр арасында хуҗаларныкы – Башкортстан умартачылары балы да бар иде.
– Бу хәл табигый. Конкурсны үзләрендә оештыра торып, җиңмәсәләр, сәер булыр иде, – ди Тәтеш районының Кече Әтрәч авылы умартачысы Фердинат Вафин. – Аннан, болай да инде «Башкорт балы!» дип, бөтен җирдә әйтәләр. Килешәм, аларның баллары һич начар түгел. Ләкин безнеке дә менә дигән бит!
Балы мәртәбәле конкурста җиңү яулавына Фердинат Вафинның кош тоткандай куануы аңлашыла. Бөтенләй көтелмәгән хәл булган бит ул. Республиканың умартачылар җәмгыятеннән Башкортстанда узасы чара турында мәгълүмат җибәргәннәр. Тукта, ни булса да булыр, дип, Фердинат катнашырга карар кылган. Тиешенчә анкеталарны тутырып, махсус савыт белән бал үрнәген почта аша җибәргән. Татарстаннан катнашучы бердәнбер умартачы бит. Һәм менә уңыш! Фердинатның балы иң мәртәбәле номинациядә беренче урынны яулый. Ә бит «Татлы Бал» Бөтенрусия ачык конкурсында катнашырга илнең кайсы гына төбәгеннән килмәгән булганнар. Мәскәү астыннан, Красноярскидан, Дагстан һәм Ингушетия республикаларыннан, Краснодар краеннан, Тула, Новосибирск, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән барлыгы 118 төрле бал үрнәге сынала бәйгедә. Анда балны исе, төсе, тәме, химик составы, физик үзлеге һәм тагын әллә ничә төрле күрсәткечләре буенча тикшерәләр.
– Дөресен әйтим, призлы урын бирерләр дип ышанмадым. Үзем барып та карамадым бит, бер комиссия әгъзасы белән дә сөйләшмәдем. Конкурс бик гадел үтә икән, дигән фикер ныгыды күңелемдә. Рәхмәт барысына да, – ди умартачы шатлыгы белән уртаклашып.
РАЙОН ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ ҖИҢҮЧЕ ТУРЫНДА БЕЛМИ ДӘ
Фердинат Вафин нәселләрендә дүртенче буын умартачы инде. Умартачылык кәсебе нәселдә очраклы рәвештә башланып киткән, дип саный ул. Дәү әтисенең әтисе – Нурмөхәммәт бабасы Бөек Ватан сугышыннан яраланып туган нигезенә кайткан вакыт булган. Чоры шундый инде: әле яралары төзәлергә дә өлгермәгән килеш, икенче көнне үк аны колхоз рәисе эшкә чакырта. Ә бабасы чыкмаган. Шуңа ачуланып, рәис аны берничә көннән соң ерак урмандагы колхоз умарталыгына каравылчы итеп куя. Нурмөхәммәт бабай соңрак умартачылык һөнәренә бирелеп, бал кортлары дөньясына кереп чума. Озак еллар шунда умартачы да булып торган ул. Аннан соң эшен улы Мансур дәвам итә.
– Мансур бабай – минем дәү әти, 50 елдан артык умартачы булып эшли. Совет чорында Мәскәүгә ВДНХга барып, андагы фестивальләрдә җиңүче булып, медальләр алып кайткан кеше, – дип искә ала Фердинат. – Ә аның улы – Вилсур, минем әти инде. Аңа алай озак эшләргә насыйп булмый, ул 36 яшендә вафат була. Умартачылык һөнәрен нәселдә хәзер энекәш белән мин дәвам итәбез...
Вафиннар гаиләсе умарталыкны беркайчан да бетермәгән. Авылда һәрчак 30-40 кына оя булса да асрап килгәннәр. Ә ерак урмандагы, теге, Нурмөхәммәт бабай эшли башлаган умарталык, колхоз таралгач, 20 еллар чамасы ташландык булып тора. Соңыннан Фердинат шәһәрдәге эшләрне киметеп, авыл тарафына күбрәк борыла башлагач, шул тарихи урында да яңадан умарталык оештырып җибәргәннәр. Хәзер инде авылда да, урманда да умарталыклары яхшы гына эшләп килә. Ике урынны бергә кушып исәпләгәндә, 200ләп ояда кортлар асрыйлар.
– Урмандагы умарталык бигрәк матур инде. Җиде чакрым читтә, ул тирәдә юкә агачлары да байтак. Шуңа күрәдер, ул умарталыкның балы да бик тәмле, сыйфатлы була. Республикада үткәрелә торган төрле күргәзмә-ярминкәләргә алып килгәли торган идем мин аны. Аларда ул гел яхшы сыйфатлы, дип бәяләнде. Шактый гына дипломнарга да ия булдым шул бал өчен, – ди дүртенче буын умартачы.
Ә Башкортстанда узган «Татлы Бал» Бөтенрусия ачык конкурсында җиңүе белән тәбрикләп, Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та умартачыга мактау грамотасы тапшырган. Ни дисәң дә, Татарстан өчен дә дәрәҗә бит! Кызганыч ки, район җитәкчелеге генә аның турында әлегәчә ишетмәгән. Әллә ишетергә теләүләре шул дәрәҗәдә генә...
«УМАРТАЧЫ КОРТЛАРНЫ ТҮГЕЛ, КОРТЛАР УМАРТАЧЫНЫ САЙЛЫЙ...»
Гомумән, кортлар начар бал җыймый, дип искәртергә ярата тәҗрибәле умартачылар. Ә балның сыйфаты, чисталыгы кортлар яши торган тирәлеккә, умартачының пөхтәлегенә турыдан-туры бәйле, дип аңлаталар. Фердинат Вафин моны һәрчак истә тотып эш йөртә. Ул корт ояларын да һәрчак агачтан, алай гына да түгел, нәкъ менә юкә агачыннан ясый икән. Ә заманча технология, җылы оялар дигән булып, пенополистиролдан ясалганнарын якын да китерми. Аныңча табигый материал, табигый мохит булу зарур.
– Бал кортлары табигать сафлыгын билгеләүче индикаторлар сыман, – ди умартачы. – Алар әйләнә-тирәнең бозылуын, пычрануын бик тиз сизә. Хәтта артык нервыланган вакытта да кортлар янына килү файдасыз. Шуны сизеп, сырып алырга мөмкиннәр. Шуңа да умартачы һәрчак тыныч һәм чиста күңел белән булырга тиеш. Кайберәүләр, мин бу кортны сайлыйм, дип сөйли. Чынлыкта син түгел, киресенчә, кортлар сине сайлый. Әшәке күңелле, шапшак, холыксыз кеше яхшы умартачы була алмый.
Фердинат Вафин өчен узган сезонда уңыш мул булган, рекордлы күләмдә бал аерттык, ди. Сатып алучыларны эзләп, әллә кайларга чыгып китми икән үзе. Балының тәмен, сыйфатын татып белгән саен, клиентлары арта бара. Бал шулай сатылып бетә, ди. Менә хәзер дә әле сатып алучыларның өзелеп торганы юк икән. Балның өч литрлы банкасын көз көне үк билгеләнгән хактан – 1600 сумнан җибәрә. Писүк тә кыйммәтләнде бит инде, бал бәясен бераз күтәрмисезме, дип сорагач, узган елгы балга хәзер бәяләр артуның катнашы юк, шуңа хакларны күтәрмибез, ди. Аның бәясен хәзер арттыру гадел булмас иде, спекулянтларны җенем сөйми, дип тә өсти. Күрәмсең, чиста күңелле, бал кортлары үз иткән умартачы бүтәнчә була да алмый.
Быел яз әле бик ашыкмый. Шулай да, ояларны инде урамга чыгарып урнаштыра башларга кирәклеген искәртә Фердинат. Урамга күчергәч тә, кортларның оядан чыгып-кереп йөри торган юлларын чистарту мөһим, ди. Ул авылдагы умарталыкта ояларны чыгарып тезгән инде, ә урманда әле кар күбрәк икән. Шуңа әлеге эш анда бераз соңрак башкарылачак.
– Авылдагы ояларга караганда, кортлар кышны яхшы үткәргән. Үлгән оялар бик аз, – дип нәтиҗә ясый Фердинат Вафин. Димәк быел да мул уңыш алырга өметләр юк түгел.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ
Комментарии