- 03.04.2022
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2022, №12 (30 март)
- Рубрика: Көн сулышы
Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез.
Салкын суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Безнең чишмә, инеш булып,
Кәрәкәгә коела.
Нократ суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.
Салкын чишмә суы әле дә авыл халкының кадерле сыйларыннан санала. Элек-электән берәр кунак килсә яки кемдер ерактан кайтса, салкын чишмә суыннан тизрәк чәй куйганнар. Авылының иң газиз бер өлеше итеп, халык чишмәләргә матур-матур исемнәр биргән. «Баллы чишмә», «Салкын чишмә», «Изгеләр чишмәсе»... Чишмәләр кечкенә булса да, табигатькә җан өрүчеләр, елгаларга, диңгез, океаннарга тормыш бирүчеләр.
Безнең Яңа Комазан чишмәсе мин белә-белгәннән бирле мул сулы, һаман да шаулап агып тора. Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана. Яшел чирәмле чишмә юлы тормыш юлыбызның башы булды кебек. Эчәргә дә, ашарга әзерләргә дә, мунча ягарга да, керләр юарга да суны гел шуннан ташыдык. Әй, әле аның юлы булса икән?! Яз-көз авыл урамыннан да уза алмаганда, көянтә-чиләк белән тау сукмагыннан чишмәгә йөри идек.
Авылның уртасында, тау астында урнашкан бу чишмәбезнең тарихы меңнәрчә елларга барып тоташадыр, мөгаен. Бик чиста сулы ул. Картлар шушы чишмә янына килеп теләк тели, көмеш акчалар сала торган булган. Монда яшьләр җырлы-биюле уеннар уздырган. Егет-кызлар чишмә янында танышкан. Яшь киленгә дә иң беренче булып су юлын күрсәткәннәр. Халкыбызның иң борынгы йоласы булган ул, әле дә саклана. Яшь килен алып кайткан чишмә суын, ширбәт, дип, туй өстәленә куйганнар. Су ничек саф булса, яңа өйләнешүчеләрнең дә тормышы шулай чиста, саф булсын, дип, теләк теләгәннәр.
Без үскәндә чишмә яныннан кеше өзелеп тормады. Күрше авыллар да печән, кыр эшләре вакытында савытларына безнең чишмә суын тутырып алып китәләр иде. Аның суында алтмыштан артык химик элемент бар диләр.
Авылыбыз Яңа Комазан үзе дә бик матур авыл бит безнең. Мамадыш районында урнашкан ул. Авылыбыз зур, халкы ишле иде, шау-гөр килеп яшәдек. Көндезләрен, кичләрен урам тутырып механизаторлар, сыер савучылар кайтыр иде. Кичен яшьләр клубка кичке уенга ашыга. Яз көне болыннар каз бәбкәләре саклаучы балалар, әбиләр белән тула. Казларны инештә коендыру, чишмәдә кер чайкау, көтү куу, көтү каршыларга чыгу, җиләккә йөрүләр, көзге өмәләр – үзе бер могҗиза булган. Ә хәзер урамда эт тә күрмәссең. Һәркем үз өендә утыра. Гозерең төшеп кибеткә барсаң гына берәрсен очрата аласың. Шәһәрдәге кебек, авыл халкы да бикле капкалар артында утыра хәзер. Колхозлар булмагач, авыл җирендә эше дә юк, эш булмагач, яшьләр дә юк.
Авылга кайткач, урамнарны бер әйләнеп үтәсе килә бит инде ул. Мин дә Сабантуйга кайткач, бер шулай чыгып киттем әле. Абыем Мәсгутнең кызы Рушания белән башта кибеткә кереп чыктык. Анда ачык йөз белән кибетче Зөлфирә Биктаһирова каршы алды. Кирәк әйберләребезне алгач, чишмә буена киттек. Анда исә искиткеч манзарага юлыктык. Чишмәбез шул кадәр матур итеп төзекләндерелгән, каралган. Сөенечтән елап җибәрдем, ышанасызмы? Йа Аллаһым, нинди игелекле кешеләрең бар икән бит синең!
Минем бу игелекле кешенең кем икәнен беләсем килде. Сорашкач, ачыкладым: Миңнегалиева Нәсимә апаның улы Илдар икән ул! Аллаһының мең рәхмәте яусын аңа. Аңа энесе Илнур да булышкан. Нәсимә апаның олы улын районда белмәгән кеше юк – Илһам Миңнегалиев Мамадыш районы мөхтәсибе. Менә нинди игелекле уллар үстергән Нәсимә апа.
Әле классташым Мирзәхмәт белән аның хатыны (минем туганым) Рашидә балалары да ярдәм кулын сузганнар икән бу игелекле эштә. Авылдашлар да читтә калмаган, килеп, булышып киткәннәр. Чишмәне төзекләндерүдә аеруча зур ярдәмнәре тигән Газинур Саматов белән Айдар Ибраһимовка да, башка авылдашларыма да игелекле бу эшләре өчен бик зур рәхмәт.
Тау астыннан агып чыгучы бу чишмә кечкенә генә инеш булып, Кәрәкә күленә коя. Аның үзенә күрә кечкенә генә бер буасы да бар. Шул буада җәен-көзен каз-үрдәк йөзә.
Дөресен әйткәндә, хәзер чишмәгә йөрүче сирәк, чөнки өйләргә чишмә суы торбалардан агып килә. Кер чайкарга йөрүчеләр дә бер-ике генә кеше икән. Аның берсе минем җиңгәм Рәкыйга апа, икенчесе – туганым Альбина Гыймранова.
Кеше ашамыйча атналар буе тора ала, сусыз яшәп булмый. Авылыбызның чишмәсе генә кипмәсен, гомер буе шулай шаулап аксын иде. Чишмәләр безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур хәзинә бит ул. Газиз кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бу бүләген саклыйк. Борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне, йолаларны да өйрәнеп, балаларыбызга тапшырыйк, аларны югалтмыйк. Алар да безгә бабаларыбызның кадерле мирасы.
Бу язманы язганнан соң, Сабантуе алдыннан төзекләндерелгән чишмәбезне ачу тантанасы узган икән. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Гәрәева-Хәнәфиева оештырган. Аның укучыларына, «Ак калфак» оешмасы әгъзаларына бик зур рәхмәт белдерәм.
Татарстан Республикасы атказанган укытучысы
Роза ӘХМӘТҖАНОВА,
Алабуга шәһәре
Комментарии