Яшәү мәгънәсе мәңгелек

Яшәү мәгънәсе мәңгелек

Муса Җәлил, Бари Шәвәлиевләрнең сугышчан батырлыклары хакында бик күп сөйләсәм дә, язсам да, кадерле әтиебез Ибраһим һәм аның бертуган абыйсы Хәбибрахман Кәбировларның Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турында язу эше гелән күчерелеп килде. Бакыйлыкка күчәр алдыннан гына күренекле татар әдибе, эзтабар остазым һәм дустым Шаһинур Мостафинның әйткән сүзләре бүген кабат күңелем хәтерендә яңарды: «Әтиең турында яз... соң булмасын!»

Әтием Кәбиров Ибраһим Кәбир улы (1925) Бөек Ватан сугышына 1943нче елның зәмһәрир гыйнвар ае башында китеп, туган якларына фашизмны тәмам җиңгәч кенә, күкрәгенә III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен» һәм Берлинны, Европа илләрен азат иткән өчен сугышчан медальләрен тагып, әйләнеп кайта. 1944нче елда немец фашистларын юк итүдә кеше ышанмастай аерым батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнүен белмичә дә, 71 яшендә каты авырудан соң мәрхүм булды (Фотода гадәти киемдә). Үләр алдыннан хастаханәдә дәваланганда да капиталистик Русия 4 ай буена пенсиясен түләмәде. Ул вакытта сугыш ветераннары өчен каралган пенсия дә юк иде әле. Очраклы рәвештә генә Татарстан президенты М. Ш. Шәймиевнең аппарат җитәкчесенә, сайлау мәшәкатьләре белән йөргән вакытында, авырулар палатасына кергәндә үз гозерен җиткерә. Икенче көнне 4 айлык пенсиясен барып алырга туры килде инде. Әлеге тиенгә тормаслык акчаларны теләнеп тә утырмас иде дә бит, безгә дә айлар, еллар буе түләнәчәк хезмәт хакы кемсәләр кулында булды шул... 

Әтием эшчән, таләпчән, башбирмәс горур, 4 класс кына белемле булса да, сәяси аң дәрәҗәсе искитәрлек булды. Илдә барган вакыйгаларга төпле бәя бирә белде. Сугыш вакыйгаларын безгә дә, очрашуларда да сөйләмәде, хәтта орден-медальләрен дә такмады. «Адәм җанын кыю, сугышта булса да, мактана торган әйбер түгел. 50 еллап әле сугыш булмас. Хезмәтләрегез өчен мактау, медальләргә лаек булсагыз, сез тагарсыз әле... » – дигән сүзләренең ни дәрәҗәдә урынлы икәнен хәзер генә белдем. Алар миндә 3-4 булсалар да, такканым юк диярлек. Хезмәтеңне бәяләгәндә инде гомер узган була шул... 

Хәрби киемдәге фотода әтиемнең абыйсы – Кызыл Армия офицеры, өлкән лейтенант Хәбибрахман Кәбиров. 1940-1944нче елларда фин һәм Бөек Ватан сугышларында батырлыклар күрсәтеп, орден-медальләр белән бүләкләнә, әмма гаилә кору бәхетен дә татымаган яшь егет туган якларына бүтән әйләнеп кайта алмый. 1944нче елның 10нчы февралендә батырларча һәлак була. Кабере Белоруссиянең Витебск өлкәсе Городокск районы, Синебрюхи авылында. 

Әниләре, безнең кадерле әбиебез, хәрби пенсионер Хәерлебәнатның ни өчен биш вакыт намаз укуын, ураза калдырмавын, татар халык җырлары «Герман көе», «Шахта»ны өзелеп яратып тыңлавын соңрак аңладым. Чөнки шуның өстенә 30 яшьлек улы Исмәгыйль шахтада һәлак була, әзмәвердәй янә бер матрос улы Габдрахман хәбәрсез югала. 

Әтиебез Ибраһим үзе дә дәрәҗәле урыннарда хезмәт куючы 29-30 яшьлек баһадирдай ике улын – Камил белән Хәбибрахманны югалту хәсрәтен кичерә. 

Әниебез Гыйззелбәнат аяусыз сугыш елларында яшьли колхозда эшли. «Урак батыры» исемен яулый. 5 бала табып-үстереп, тәрбияләп «Герой Ана» исеменә лаек була. Хәзер инде аларның биш балалары гаиләләрендә әти-әниләребезнең, якын туганнарыбызның дәһшәтле сугыш елларындагы искиткеч батырлыкларын онытмыйча яшәү, аларны киләчәк буыннарга – уллар, кызлар, оныклар, оныкчыкларга васыять итеп калдыруны максат итеп куябыз. Иң кечкенә туруннары Ислам һәм Эмиль Кәбировларның да бабалары, әбиләренең данлы тарихы белән кызыксынуы моңа ачык дәлил. Әмма тынычлык өчен көрәш әле бүген дә бара. Украинадагы, Европадагы, Америкадагы, Русиядәге вакыйгалар шул хакта тәкрарлый түгелме?
Тыныч таңнар сызылып атсын диеп, 
Кояш көлсен өчен күңелдә, 
Яралары сызлап торган Туган илем
Зур көрәштә әле бүген дә. 

Рамазан КӘБИРОВ, 

Казан шәһәре

Комментарии