Авылларда каз өмәсе

Авылларда каз өмәсе

Башта «аяк итен» ашатасың, аннан авыз тутырып ит ашыйсың – мал-туар, кош корт асраучыларның яратып әйтә торган гыйбарәләреннән берседер бу, мөгаен! Чыннан да, үстереп, тәрбияләп, өстәлгә ризык булып килеп утырганчы, җиде кат маңгай тирләрен тамыза шул тырыш авыл халкы. Октябрь бәйрәме җитә башласа, ул барыннан да элек, каз сую, каз өмәсе кебек күңелле-мәшәкатьле чор буларак та күңелдә матур хатирәләрне кузгата, үткәннәргә алып кайта. Хәер, хәзер инде Октябрь бәйрәме дә бәйрәм буларак тарих битләрендә генә калды. 

Ул заманнарда казны кайнар суда пешекләп яки үтүкләп йолку модасы юк, әле ул гынамы, иң элек йонын, аннан мамыгын аерым йолкыйсы, тиресен ертып, казны ямьсезлисе дә түгел.

Казның бер әйберсе дә әрәм-шәрәм ителми: каурый-мамыклары мендәргә, урындык киезләре эчлегенә тутырырга ярый, очында мамыгы калганыннан камыр ризыклары майлау өчен май канатлары үрәләр. 

Йолкынган казларны берәм-берәм майлары катсынга салкын карга чыгарып тезәләр. Иң элек казның эч маен алалар, моны оста куллы кеше генә башкара: эчен пычак белән зур итеп ярасы түгел, маен да саклык белән аласы. Оста кулларга күз иярми: кемдер эчне кар салынган сулы зур ләгәнгә төшерә, кемдер тастымал белән казның муенын борып ала, кайсы эчәге маен җыя, бүтәкәсен ярып чистарта, кемдер орчык белән эчәгеләрне әйләндерә. Кыскасы, эш кайный. Балаларга гадәттә бер ләгән кайнар суда пешекләнгән тәпиләрне элпәсеннән куптару вазыйфасы йөкләнә. Гадәттә казлар узган көнне ягылган, җылысы сүрелергә өлгермәгән мунчада эшкәртелә. Парлы мунчада әледән-әле: «Пычакны бирегез әле», «Орчык кайда?», «Томшыгын әйбәтләп кисегез, маңкасын калдырмагыз», – дигән сүзләр генә яңгырап тора. Канат-муеннары алынган казларны мунча казанында пешекләп алгач, киндер тастымал белән ышку, калган мамык-йоннарын җентекләп йолку эше кайный. Казларны, эч-башларын салкын су белән юып сафландыргач, өмә төгәлләнә.

Өмә тәмам! Ничә айлар буе казларын карап-тәрбияләп үстергән хуҗалар да, эшләрен оста итеп башкарып чыккан каз йолкучылар да канәгать. Күр, күпме нигъмәт, муллык! Мунча чоланына бау белән бәйләп эленгән канатлар идәнне дә, кышын итектәге карларны да себерергә менә дигән. Капчык, сүрү, төенчекләрдәге йон-мамыклар тиздән күпереп торган мендәрләргә әйләнәчәк. Табактагы өем-өем каз мае камыр ризыгы пешергәндә генә түгел, салкын кышларда бит-кулларны өшетеп кайтканда менә дигән дәва да. Ә эреткәч чыккан сызыгы! Бәрәңге белән ашаганда телеңне йотарсың! Татар халкы, гомумән, чалынган малның, кош-кортның бер җирен дә әрәм-шәрәм итмәскә тырыша. Барысы да үзеңнеке, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә табылган чөнки.

Табак-кәстрүл тулы муен, канат, баш, тәпиләр, бүтәкә, йөрәк, бавыр, эчәгесе дисеңме... Кыш буе әниләр пешергән баш-аяк бәлешен, эчәге тәкәсен, өчпочмакларны онытырлыкмы соң?! Каклаган каз сабантуйларда, мәҗлесләрдә иң затлы ризыкларның берсе санала. Кунак-төшем килсә дә, каз ите – табын күрке, күчтәнәчкә биреп җибәрергә дә менә дигән!

Ә инде канатларын сыдырып бетергәч, бисмиллаһ әйтеп, каурыйларын су юлына таба «киләсе елга да казлар мул булсын!» дип, теләкләр тели-тели сибеп чыгасың. Йоласы шундый!

Инде хәзер каз асраучылар да соңгы елларда кимеп бара. Күбрәк фермерлардан, ярминкәләрдән сатып алырга күнегеп килә бар халык. 

Ни генә дисәң дә, тырыш, уңган-булган инде безнең татар халкы. Инде шушы тапкан малларның куанычын күреп, саулык-сәламәтлек белән куанып ашарга һәм яшәргә генә язсын!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА, 

Азнакай шәһәре

Комментарии