Агулаган

Саратов өлкәсенең Маркс районында 50 яшьлек Лидия Ширяева кызын һәм 3 оныгын агулап үтергән. Фаҗига 2021нче елның декабрендә үк була. Хатын 3, 5 һәм 7 яшьлек оныгына, 23 яшьлек инвалид кызына токмач салып, сөтле аш пешереп ашата. 3 яшьлек Миша белән 5 яшьлек Рита шул кичтә үк үлә. 23 яшьлек кызы белән 7 яшьлек малай ике көннән соң район больницасында реанимациядә җан бирә. Бер ел вакыт узгач, тикшерүчеләр 4 кеше үлемендә Лидиянең гаепле булуын ачыклый, дип яза «Комсомольская правда».

Комментарии