Көчек өчен

Мәскәү өлкәсенең Лобня шәһәрендә бер кыз үз-үзенә кул салган. Фаҗиганең сәбәбе – әнисенең үсмер кызына көчек сатып алудан баш тартуы. Кыз әнисе белән әрләшкән, көчек сатып алуын сораган, тик ана каршы килгән. Соңыннан алар дуслашкан һәм бергә кибеткә барып килергә сүз куешкан. Кыз әнисен подъезд төбендә көтеп торачагын әйткән. Берничә минуттан соң ана урамга чыккан, ә подъезд түбәсендә баласының мәетен күргән. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары әлеге гаиләне тикшерә.

Комментарии