Теракт булмаган

Уфа үзәгендә бер ташландык төзелештә кулдан ясалган шартлаткыч корылмалар склады табылган. Русиянең Башкортстан буенча Хәвефсезлек федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләре терактны булдырмый калган һәм 17дән алып 20 яшькәчә неонацистлар төркеменә караган ир-егетләрне тоткарлаган. Төркемнең илһамчысы – 19 яшьлек уфалы. Ул 4 дусты белән бомбалар ясарга өйрәнгән һәм теракт оештырырга әзерләнгән. Бомбаны дәүләт органнарында һәм хокук саклау структураларында шартлатырга җыенганнар.

Комментарии