«Безнең гәҗит» алга таба да тыңлар

Соңгы вакытта редакция белән хәбәрләшү кыенлашты дип зарланулар ешайды. Мине белгәннәр дә элемтә начарайды диләр. Моның сәбәпләре күп төрле. Шуңа күрә редакция элемтә чараларын яхшыру өчен тырыша. Редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. *ватсапта хәбәрләшү авырайды. Шуңа күрә шушы ук номерны МАХка да керттек. Аннан язарга гына түгел, шалтыратырга да була. 

Игътибар, редакциянең интернет почтасы да үзгәрә: хәзер ул bezneng@gmail.com булачак. Бик гади әле гамәлдә булган beznen@mail.ru га beznen дигәч g @дан соң да g өстәлә. Иске адрес та *ватсап та эшләячәк. Бу чикләүләрнең артуы, интернет-почта белән эшләүнең кыенлашуы аркасында.

Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, рәхим итегез. 

Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Яңа елда беренче сан 15нче гыйнварда чыга.

* Русиядә эшчәнлеге тыелган Meta ширкәтенә карый

Комментарии