Пропаганда өчен

Русия Җинаять кодексына нацизмны пропагандалау турында яңа маддә кертеләчәк. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты нацистлар символикасын сату һәм аны пропагандалау дәүләткә хыянәт итүгә тиң, дип белдерде. Мондый символиканы ясаучы һәм таратучыга 60 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Ул 4 елга ирегеннән мәхрүм ителергә дә мөмкин.

Комментарии