Самокат бәласе

Чаллыда бер ир электр самокатыннан егылып, комага киткән. Аның баш миенә зыян килгән. Чаллы табиблары инде берничә көн 31 яшьлек бу ирнең тормышы өчен көрәшә. Чаллы Эчке эшләр министрлыгы хәбәренчә, һәлакәт урыныннан могҗизалы рәвештә электр самокаты югала. Әмма соңрак аны табып полиция бүлегенә китерәләр. Электр самокатының бәясе – 98 мең сум.

Комментарии