- 25.10.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда яшәүче ир-атка карата үтерү факты буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү фаразлаганча, 21нче октябрьдә 45 яшьлек исерек ир апасыннан һәм 91 яшьлек әбисеннән 95 мең сум акча таләп иткән. Өлкән яшьтәге хатын-кыз бу акчаларны үлемтеккә дип җыеп барган булган. Әбисе акча бирүдән баш тарткач, ир-ат апасын кыйный һәм фатирдан куып чыгара, аннары карчыкка ташлана. Алган яраларыннан карчык шунда ук вафат була. Җинаятьче пенсионер карчыкның гәүдәсен баскычка чыгарып куя, ә үзе ау мылтыгы тотып фатирга бикләнә. Ир-атны кулга алганнар, ул үз гаебен таныган. Якын арада аңа җәза билгеләнәчәк.
Комментарии