Чикләвек өчен

 

Чаллыда чикләвек урлаган ир-атны 1 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта шәһәр суды хәбәр итә. Эш материаллары буенча, узган елның май аенда ир кибеттән 10 килограмм әстерхан чикләвеге, фисташка һәм миндаль урлаган. Урланган чикләвекләр суммасы якынча 6200 сум булган. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла. Шикләнелүче тоткарлана, ләкин урланганнарны инде ул ашарга да, сатарга да өлгергән була.

 

Комментарии