Үзең теләсәң генә

Күп балалы хезмәткәрләрне бары тик аларның язмача ризалыгы белән генә төнге сменага яки өстәмә эшкә җәлеп итә, шулай ук командировкага җибәрә алачаклар, диелә Русия Президенты Владимир Путин имзалаган законда. Әлеге яңалык 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналарга, шулай ук өч һәм аннан күбрәк балигъ булмаган бала (аларның кечкенәсенә 14 яшь тулмаса) тәрбияләүче ата-аналар яки опекуннарга кагыла. Закон шулай ук 14 яшькә кадәрге баланың әтисе яки әнисе вахта алымы белән эшли торган гаиләләрне дә күздә тота. Законда язылганча, инвалидларны да сәламәтлеге мөмкинлек биргән очракта һәм үзләренең ризалыгы белән генә командировкага җибәрә алачаклар.

Комментарии