- 21.10.2021
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан Дәүләт Советы Сайлау Кодексында экстремистик оешмаларны яклап чыгучыларның төбәк һәм муниципаль сайлауларда кандидат сыйфатында катнашуына тыюны билгеләүне планлаштыра. Законның республика версиясе Федераль законны кабатлый. Русиядә экстремистик оешма җитәкчеләренә – 5, ә оешма вәкилләренә – суд тарафыннан оешманы бетерү турында карар кабул ителгәннән соң 3 ел дәвамында сайлану тыелган.
Комментарии