Бай пенсионерлар?

Иң күп пенсия алучылар Чукоткада яши. Ел башында биредә аның уртача күләме 27 800 сум булган. Ә иң аз пенсия алучылар Дагыстанда – 12 600 сум. Пенсиянең күләме кешенең һөнәренә дә бәйле. Иң күп пенсияне сәясәтчеләр, түрәләр, артист һәм космонавтлар ала. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2022нче елның 1нче июленә республикада пенсиянең уртача күләме 18 079 сум булган.

Комментарии