- 21.03.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан. Шул җәһәттән Татарстан Мәдәният министрлыгы рәссам-скульпторлар арасында ябык конкурс игълан иткән иде. Конкурска 12 эскиз тәкъдим ителде, тик комиссия утырышында аларның берсе дә сайланмау сәбәпле, конкурс яңадан игълан ителде.
Комментарии