- 20.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган уку елы ахыры белән чагыштырганда, өйдә укучылар саны 751гә кимегән. Май аенда әлеге уку төрен сайлаучылар 3885 булса, октябрьдә 3134 укучы исәпләнә. Бу – 751 балага ким дигән сүз. Өйдә уку формасын күбрәк башлангыч класс укучылары сайлый. Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, өйдә укучылар саны арту репетиторларның күбәюенә дә бәйле. Әмма аңа карап кына уку сыйфаты артмый. Бу БДИ нәтиҗәләрендә чагыла. Гаиләдә укучылар рус теленнән сынауны – 7, математикадан – 11, тарихтан – 15, географиядән 37 баллга начаррак тапшырган.
Комментарии