- 20.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан эпиграфик һәйкәлләренә багышланган портал тәкъдим итте. tatarstones.ru сайтында борынгы кабер ташларының харитасы тәкъдим ителгән. Анда һәрбер һәйкәлнең кайда урнашуын, аның фотосын һәм 3D модель белән ясалган өлгесен күрергә була. Әлегә анда Арча, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы кабер ташларын гына табарга мөмкин. Тик икенче елга башка районныкылар да урын алачак.
Комментарии