- 20.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
14нче декабрь төнендә Ульян өлкәсенең Цильна эшчеләр поселогында күп фатирлы йортта 9 кеше сөрем газы белән агуланган. Кызганычка, икесенең гомере өзелгән. Беренчел мәгълүматларга караганда, 51 яшьлек ир-ат яшәгән фатирда газ чыгып торган. Аның үз фатирында җансыз гәүдәсенә юлыгалар. Газ исе башка фатирларга да тарала. 19 яшьлек кызны да коткарып кала алмыйлар. Ә менә аның әти-әнисе әлегә реанимациядә.
Комментарии