Күренекле мәгърифәтче галим

Күренекле мәгърифәтче галим

Татарстан Республикасының ут күршесе Башкортстан – даннары еракларга таралган шәхесләрнең туган ягы. Бәрәкәтле туфраклы бу төбәк илебезнең төрле почмакларында армый-талмый хезмәт итүче, үз эшенә намус белән, бик таләпчән карый торган, сайлаган һөнәрләренә тугрылыклы булып кала белгән игелекле һәм булдыклы милләттәшләребезне биргән. Башкортстанның Яңавыл районы да шундыйлардан. Ул – татар әдәбиятында якты эз калдырган, онытылмас әсәрләр иҗат иткән язучылар, сәләтле инженерлар, икътисадчылар, күренекле галимнәр, мәгърифәтчеләр, сәнгать әһелләренең туган җире. Тагын шунысы да күркәм күренеш: бер гаиләдә туып үсеп, үз эшенең зур остасы булып танылган белгечләр дә күп бу төбәктә. Мәсәлән, техник фәннәр докторлары, профессорлар бертуган Ганиевләр, татар шигъриятендә күренекле урын биләгән Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары абыйлы-энеле Илдар һәм Нил Юзеевлар, педагогика фәннәре докторлары, профессорлар Фираз һәм Фарис Харисовлар (Фарис Харисов – Татарстанның элекке мәгариф министры), Башкортстан һәм Татарстанның атказанган укытучылары, Русиянең мәгариф отличниклары Фәрит белән Фәнит Харисовлар.

Кешегә дөрес бәя бирү өчен, аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Фираз Харисов белән без аны шактый ашаганбыздыр: аны кырык елдан артык якыннан беләм. Ул Казан дәүләт педагогика институтының бик тырыш һәм хезмәт сөючән студенты, мин укытучы идем. Аннары бу югары уку йортында күп еллар бергә эшләдек. Мин пенсиягә чыккач та, Фираз белән хезмәттәшлек, дуслык мөнәсәбәтләребез өзелмәде. Бүген ул абруйлы галим – педагогика фәннәре докторы, профессор, «Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре», «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе», «Татарстанның атказанган укытучысы». Оригиналь дәреслекләр, кулланмалар авторы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты.

Безнең халыкта «Оясында ни күрсә, очканда шул булыр», – дигән әйтем бар. Фираз Харисов туып үскән гаилә бу фикерне төгәл раслый. 1952нче елның 24нче маенда Башкортстанның Яңавыл районындагы Истәк авылында тимер юлчы Фахраз гаиләсендә дөньяга килә ул. Аның исеменә үк тирән мәгънә салынган – фарсы телендә «биеклек» дигәнне аңлата. Күрәсең, кешенең исеме дә, аның киләчәк язмышына юнәлеш биреп, хезмәте белән уңышларга ирешүгә этәргеч буладыр.

Фиразның тормыш юлы үз яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый кебек. Урта белем алганнан соң, Истәк мәктәбендә укытучы булып эшләп ала. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, мөгаллимлек һөнәренә тугрылыгын югалтмый: хәрби хезмәттә ирешкән уңышлары өчен, аңа Мәскәү дәүләт университетына юллама бирелсә дә, ул Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә, партия, совет органнарында эшләп алганнан соң, аспирантурада һәм докторантурада укып, кандидатлык, докторлык диссертацияләрен яклый һәм үзе мөгаллимнәр әзерләүче галим-профессор дәрәҗәсенә ирешә.

Фираз Фахразович егерме ел Казан педагогика университетында укыту-тәрбия эшләре буенча беренче проректор, кафедра мөдире вазыйфаларын җигелеп тарта. Әмма бу игелекле педагог хезмәтенең бер өлеше генә әле. Икенче зур өлеше – аның күп санлы җитди фәнни хезмәтләре.

Билгеле булганча, узган гасырның 90нчы еллары бик үзенчәлекле чор иде. Татарстан парламенты Республикабызның суверенлыгы турында декларация, «Татарстан халыклары телләре турында» закон кабул иткәч, югары квалификацияле белгечләр кирәклеге, телебезне төрле милләт вәкилләренә өйрәтүнең фәнни нигезләрен булдыруга ихтыяҗ көн тәртибенә килеп басты. Шул уңайдан Фираз Харисов үзен лингвометодика, педагогика һәм психология мәсьләләрен хәл итүгә багышлады. Ул илебездә яшәгән төрле милләтләр арасында бу эштә үзен пионер буларак танытты, 2000нче елда Русиядәге милли телләрне укыту методикасы буенча докторлык диссертациясен яклады, бу әлеге темага караган беренче җитди хезмәт иде.

Галим гаиләсе белән

Ф.Ф. Харисов бәрәкәтле фәнни-методик һәм гыйльми-педагогик эшендә зур уңышларга иреште. Аның җитәкчелегендә үзенең гыйльми проблемалары буенча фәнни мәктәбе барлыкка килде: аның аспирантлары һәм магистрлары, хезмәттәшләре шушы өлкәгә караган хезмәтләр яза, диссертацияләр яклый. Профессор Фираз Харисов төзегән махсус программага нигезләнеп, «Татар теле һәм әдәбиятын укытуның заманча технологияләре» проблемасы буенча магистрлык программасы ачылды һәм уңышлы эшләп килә. Аның фәнни-методик эшләренең нәтиҗәләре илебезнең югары уку йортларында, гомуми белем бирү һәм урта махсус уку йортларында киң кулланыла.

Фираз Фахразович рус телендә эшли торган гомуми белем бирү оешмаларында татар телен укытуның концепциясен төзи. Бу тел өйрәтү теориясендә һәм методикасында яңа юнәлеш була. Профессор Ф.Ф.Харисов башкарган гыйльми-методик эшләрнең теоретик һәм практик нәтиҗәләре Татарстаннан читтә дә кулланыла: шушы үрнәк буенча илнең башка өлкәләрендә дә рус телендә укучыларны милли телләргә өйрәтү буенча фәнни-методик эш уңышлы итеп оештырыла, диссертацияләр яклана башлый. Бу исә, профессор Ф.Ф.Харисов хәзерге лингвометодика фәнен үстерүгә зур өлеш керткән дигән сүз.

Ф.Ф.Харисов икетеллелек һәм күптеллелек мәсьләләре белән дә шөгыльләнә, фәнни-теоретик мәкаләләр, докладлар белән матбугатта, мәртәбәле халыкара конференцияләрдә чыгышлар ясый. Ул, хаклы рәвештә бу эшләренә кешеләрнең хезмәттәшлеген, Русия халыклары арасында дуслык һәм тынычлыкны ныгыту факторы дип, рус һәм татар телләрен үзара мөнәсәбәттә укыту – бу телләрне үзләштерүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирә, лингвистика, психология, педагогика өлкәсенә караган казанышларны укыту практикасына кертергә ярдәм итә, дип саный.

Фираз Фахразович тарафыннан 450гә якын фәнни-методик, фәнни-популяр хезмәт язып бастырылган (шактые Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм укытучысы, профессор Ч.М. Харисова һәм кайбер башка хезмәттәшләре белән берлектә башкарылган). Алар арасында 12 монография, югары уку йортлары һәм гомуми белем бирү оешмалары өчен 17 укыту программасы, 70тән артык дәреслек, укыту әсбаплары, төрле юнәлештәге сүзлекләр, шулай ук электрон дәреслекләр һәм кулланмалар бар. Галимнең кайбер китаплары Русия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителә грифы белән басылып чыга. Ул төзегән программалардан, дәреслекләр, кулланмалар һәм компакт-дисклардан республикабыз балалары гына түгел, Русиядә һәм чит илләрдә яшәүче өлкәннәр дә файдалана. Моннан тыш, аның унбишләп мәкаләсе абруйлы SKOPUS һәм Web of Science халыкара мәгълүмат базаларына кертелгән журналларда дөнья күрә, чит ил җыентыкларында басылып чыккан хезмәтләре дөнья галимнәренә мәгълүм була.

Ф.Ф. Харисов күп еллар дәвамында республикабызның мәгариф һәм фән министрлыгы белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә: ул 30 елдан артык татар теленнән республика һәм халыкара олимпиадаларның жюри рәисе, «Ел укытучысы» дигән һәм башка төрле конкурсларда жюри әгъзасы булды, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен камилләштерү курсларында даими рәвештә лекцияләр укый. Фираз Фахразович үзенең бай тәҗрибәсен Татарстандагы һәм Русия Федерациясендәге мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары белән уртаклаша: Уфа, Стәрлетамак, Саранск шәһәрләрендә ана теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен камилләштерүдә катнаша, дистә елдан артык Мордовия дәүләт педагогика университетының филология факультетында татар бүлеге студентларына тел укыту методикасы серләрен ача, лекцияләр укый, практик дәресләр уздыра, курс һәм диплом эшләренә җитәкчелек итә.

Республикабыз мәгарифендәге тагын бер яңалык: профессор Ф.Ф.Харисов Казан федераль университетының француз теле кафедрасы мөдире профессор В.Н. Васильева һәм шул ук кафедра доценты Л.Р. Нәҗмиева белән автордашлыкта 5-11нче сыйныфлар өчен француз теле дәреслекләрен төзеп бастырды. Алар – француз теленә татар һәм рус телләренә таянып өйрәтүгә нигезләнгән оригиналь дәреслекләр.

Бу көннәрдә Фираз Фахразович бәрәкәтле гомеренең нәтиҗәле зур өлешен – юбилеен билгеләп үтә. Без, аның хезмәттәшләре, аны юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм аңа нык сәламәтлек, бәхетле еллар, сөенечле-шатлыклы гамәлләр, вакыйгалар юлдаш булуын, гыйлем, мәгърифәт чишмәсенең саекмавын телибез.

Р.А. Юсупов,

академик, Казан федераль

университетының атказанган профессоры

Комментарии