Җан җылысы җитми кешегә

19 июнь – медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.

Табибларны, шәфкать туташларын, шул өлкәдә белгечләр әзерләүче укытучыларны, легендар ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим!

Рәхмәт сезгә, ак халатлы

Игелекле табиблар!

Аллаһ сүзе, сезнең дәва белән

Яши җирдә кешеләр.

Шул уңайдан, яшьли сайлаган һөнәренә тугры калган табибә Зәкия Илдар кызы Вәлиуллина турында да җылы сүзләр әйтәсем килә. Кояштай ачык йөзле, җылы, туры сүзле, сабыр, белемле һәм, җитмәсә, чибәр дә үзе. Ул шәһәребезнең 1нче поликлиникасында 7 ел участок табибы эшен башкарды. Хаста кешеләр, олысы-кечесе аның бүлмәсеннән рәхмәтләрен әйтеп чыгалар иде. Көн белән төнне ялгап, кеше гомерен озынайту өчен үзеннән зур өлеш керткән табиб диеп әйтәсем килә аны. Бүген табибларга күп вазыйфа йөкләнгән. Авыруны караудан тыш, язу эше дә күп вакытларын ала. Алар сугыш кырында да, тыныч елларда да кешеләрне дәвалады, изге кешеләр дим табибларны.

Зәкия Вәлиуллинага һәм медицина өлкәсендә көч куйган башкаларны да котлап, балалар шатлыгы, исәнлек, гаилә мәхәббәте, тынычлык һәм догалы өйдә яшәүләрен телим. Бүген аларга озын гомер теләп, үзәкләрне өзеп сайрый сандугач.

 Нәрсә җитми бу җанга диеп сорыйсыз?

 Тип, йөрәгем, бер дә сүрелмә.

 Кул күтәреп дога кылам бүген –

 Җан җылысы җитми кешегә.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии