Арзанга йөрисе

Казанда җәмәгать электр транспортыннан файдаланучылар 45 сумга бер транспорттан икенчесенә күчеп утыра алачак. «Вечерняя Казань» хәбәренчә, «Пересадочный МЭТ 45» дигән яңа тариф җир өсте һәм җир асты электр транспортыннан файдаланучылар өчен билгеләнгән. Ул 45 сумлык билет алып, 45 минут эчендә, өстәмә түләмичә генә, бер электр транспортыннан икенчесенә күчеп утыру мөмкинлеге бирә.

Комментарии