Беренче «Герой-ана»

Русия Президенты бу елның августында 10 бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар өчен «Герой-ана» исемен гамәлгә куйган иде. Узган атнада Ямал-Ненец округында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Ольга Дехтяренкога һәм Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның хатыны Медни Кадыровага шундый беренче бүләк тапшырылды. Мактаулы исемгә лаек булучыларга аерым билге, грамота һәм бер тапкыр 1 миллион сум күләмендә премия каралган.

Комментарии