Ташламалы кредит

2023нче елда ташламалы шартларда автокредитны кимендә бер баласы булган кешеләр, дәүләт медицина оешмасында эшләүчеләр, шулай ук элек беркайчан да автомобиле булмаган гражданнар ала алачак. «Российская газета» хәбәренчә, бу категория гражданнар өчен төп ташлама 20 процент тәшкил итә. Ә Ерак Көнчыгыш федераль округында яшәүчеләргә ташлама 25 процентка тигез. Программа шартларына АвтоВАЗ, УАЗ, ГАЗ, Haval (Тула өлкәсендәге заводта җитештерелгән) һәм Evolute электр машиналары керә. 

Комментарии