Акча үзләштергән

Буада «Үзләштерү» маддәсе буенча гаепле дип табылган 45 яшьлек хатынны хөкем иттеләр. ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2021нче елның ноябреннән 2022нче елның маена кадәр Буа районы Югары Лашчы авылында почта элемтәсе бүлеге башлыгы булып эшләгән хатын-кыз 190 мең сумнан артык акча үзләштергән. Ул гаебен тулысынча таныган. Аны 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Комментарии