Байраклы булачак

Русия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин яңа карар имзалаган: Русия мәктәпләренә дәүләт символлары – герб, байраклар алу өчен 970 миллион сум бүленәчәк. Киләсе уку елында илнең 31 төбәгендәге 11 мең мәктәп дәүләт символлары белән тәэмин ителәчәк. 2024нче елда барлык гомуми белем бирү оешмалары да герб һәм флаглы булачак.

Комментарии