- 16.08.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Сентябрь аенда Татарстанда яңа оешма – Дәүләт юридик бюросы эшли башлый. Премьер-министр Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле карарга кул куйган. Бюро халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк. Штатта хезмәткәрләр саны уннан артмаячак. Русиянең инде 28 төбәгендә шундый оешма эшләп килә.
Комментарии