- 15.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Г. Камал театрының яңа бинасы 1,3 мең урынга исәпләнгән. Объектның мәйданы 48 мең квадрат метрдан артык булачак.
Театрда дүрт залны җиһазландыру планлаштырыла. Зур зал – 788 урынга, көнчыгыш (түгәрәк) зал – 242, универсаль зал – 300, камера залы 40 урынга исәпләнгән. Учреждение хезмәткәрләренең гомуми саны 544 кешене тәшкил итәчәк. Театр кунаклары өчен 140 парковка урыны каралган: 40 – театрның үз янында һәм 100 – муниципаль паркингларда.
Комментарии