Ял иттерәләр

Татарстанда дәүләт оешмалары хезмәткәрләрен бюджет акчасы хисабына шифаханәдә ял иттерү буенча пилот проекты бер елга озайтылган. Хәзер исемлеккә муниципаль хезмәткәрләрне дә керткәннәр. Алар 25 мең сумга сертификат алу хокукына ия. Аның белән республика территориясендә урнашкан шифаханә-курортка юллама бәясен тулысынча яки өлешчә түләргә мөмкин. Шифаханәне мөстәкыйль сайлап алу да рөхсәт ителә. Тик бер шарт бар: ул Русия Курортлар фонды реестрына кертелеп, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән килешү төзегән булырга тиеш.

Комментарии