Уен эш түгел

Чит яки ялган QR-код кулланган өчен татарстанлыларны Җинаять Кодексының 327нче маддәсе – «ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, печатьләр яки бланклар ясау, әзерләү яки әйләнешкә кертү» маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Мондый кешеләргә 80 мең сумга кадәр штраф, ярты елга арест яки ике елга кадәр мәҗбүри эш яный.

Комментарии