Сөйгәнен сагынган

27 яшьлек тоткын сөйгән кызын күрү өчен Түбән Кама колониясеннән качкан. Ирне 12 сәгать эзләгәннәр. Бу вакыт эчендә ул Лениногорск шәһәрендә яшәүче сөйгәне янына барып җиткән, тик аны тиз арада полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Хөкем ителүче бу елның декабрендә иреккә чыгарга тиеш була, әмма хәзер ул өстәмә рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Комментарии