Дүртенче каттан егылган

Чаллыда ике яшьлек кыз дүртенче каттан егылып төшкән. Тикшерү фаразлары буенча, әти-әнисе кухняда булганда бала балконга чыгып, шундагы әйберләрдән үзенә баскыч ясаган һәм аска карамакчы булган. Ниндидер бер мизгелдә бала ычкынып китеп, аска егылган. Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган. «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарии