Мәчеткә – яңа урын

Казанда Җәмигъ мәчетен төзү урыны билгеләнгән диярлек. «РИА Новости» хәбәренчә, Аллаһ йорты Сибгать Хәким урамында –«Татнефть Арена» һәм «Ривьера» аквапаркы янәшәсендә урнашачак. Мәчетнең проекты тирән сер итеп саклана. Билгеле булганча, мәчет 10 мең кешегә исәпләнгән. Төзелеш эшләре икенче елга башланыр дип көтелә.

Комментарии